+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2024, 15:00

Эссе көннәр кайчан тәмамлана?

Башкортстанда эссе көннәр кайчан тәмамланачагы һәм бераз суытачагы билгеле булды.

Эссе көннәр кайчан тәмамлана?Эссе көннәр кайчан тәмамлана?
Эссе көннәр кайчан тәмамлана?
Бу хакта синоптиклар хәбәр итте. Аларның фаразлары буенча, кояшлы көннәр урынына республиканы яңгырлар һәм болытлы һава торышы көтә.

Бу атна бик эссе. Кайбер көннәрдә +32 градус һәм аннан да югарырак көтелә. Шимбә көнне, 15 июньдә исә, термометр баганалары +35 градустан югарырак күтәреләчәк. Төнлә дә салкынны көтәргә кирәкми, температура +20, +22 градус тәшкил итәчәк.

Һава торышының начарлануы 16 июньнән 17енә каршы төндә башланачак. Якшәмбе, 16 июньдә көчле яңгырлар көтелә, алар дүшәмбе, 17 июньдә дә дәвам итәчәк, әмма инде мондый интенсивлыкта түгел. Түзә алмаслык эсселек бетәчәк, һава температурасы төшәчәк, көндез ул +25 градустан артмаячак. Мондый һава торышы 21 июньгә кадәр сакланачак.

Автор фотосы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас