Республика җитәкчесе Башкортстанның үз теләге белән Урыс дәүләте составына керүенә 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды.
Һәйкәлгә 1957 елда нигез салынган, ә аның тантаналы ачылышы 1965 елда булган. Ул урыс һәм башкорт халыкларының Бөек туганлык дуслыгын символлаштыра.
Тантаналы чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, муниципалитет, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре һәм Уфаның мактаулы кешеләре катнашты.
***
Аннары Башкортстан Башлыгы һәм чакырылган кунаклар «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салдылар.
Исегезгә төшерәбез, стеланы 2022 елның ноябрендә Башкортстан башкаласының Киров районында ачтылар. Монумент Бөек Ватан сугышы елларында һәм илне сугыштан соң торгызу чорында республика халкының хезмәт батырлыгы истәлегенә дан булып тора. Үз Указы белән Русия Президенты Владимир Путин Уфага хезмәт батырлыгы шәһәре статусын бирде.
Чәчәкләр салу тантанасыннан соң төбәк җитәкчесе журналистлар белән сөйләшүдә Русия көненең Башкортостан халкы өчен әһәмияте турында сөйләде.
- Без кискен чорда яшибез. Галимнәр аның турында кайчан да булса язачак, илебезгә үз яшәешенә хокукны яклау никадәр авыр булганын сөйләячәкләр. Һәм без барыбыз да - бу вакыйгаларда катнашучылар. Шуңа күрә Русия көнен һәрвакыт аерым хис белән билгеләп үтәбез, – диде Радий Хәбиров. - Мин Дуслык монументына килгән саен, ата-бабаларыбызның зирәклегенә һәрвакыт сокланам. 460 ел элек алар Русия дәүләте составына керергә карар иткән, һәм шуннан бирле без барыбыз бергә бер җирдә яшибез. Шул ук вакытта без үз шәхесебезне, милли аңыбызны, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, үзенчәлегебезне, дөньяның уникаль картинасын саклап калдык.