+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2024, 06:52

Радий Хәбиров: "Русия көне белән котлыйм!"

Республика Башлыгы Уфаның 450 еллыгы белән дә котлау сүзләре юллады. Анда болай диелә:

Радий Хәбиров: "Русия көне белән котлыйм!"Радий Хәбиров: "Русия көне белән котлыйм!"
Радий Хәбиров: "Русия көне белән котлыйм!"

"Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

Чын күңелдән Русия көне, милли батырыбыз Салават Юлаевның һәм башкалабыз Уфаның туган көне белән котлыйм!

Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Русия көне, Уфа шәһәре көне һәм милли героебыз Салават Юлаевның 270 еллыгы белән тәбрик итәм.

Башкортстан халкы күп гасырлар элек үз язмышын бәйләгән Русиянең меңьеллык тарихы белән горурлана. Безнең республика һәрвакыт илнең ышанычлы таянычы булды һәм булачак.

Бүгенге авыр вакытларда Салават токымы "Башкортостан" полкы һәм контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр Ватанны намус белән яклый. Без сугышчылар белән горурланабыз, аларның гаиләләре турында кайгыртабыз, яшьләрне якташларыбызның батырлыгы үрнәгендә тәрбиялибез.

Быелгы ел - башкала өчен юбилей елы. Уфа - Русиянең кыйммәтле энҗеләренең берсе. Үзенең 450 еллыгын хезмәт батырлыгы шәһәре яңа казанышлар, зур төзелешләр, төзекләндерелгән урамнар һәм ишегаллары белән каршы ала. Туган республикабызның һәм бөтен Русиянең чәчәк атуы хакына көчләрне берләштереп, без нәтиҗәле хезмәт итәбез, иҗат итәбез, ышаныч белән алга барабыз.

Барыбызга да сәламәтлек, тынычлык, игелек, бөек державабыз файдасына яңа уңышлар телим!

Туган республикабыз һәм бөек Русиябез үсеше киләчәктә дә бер көч булып тупланып, уртак фикерләр һәм фидакарь хезмәтебез белән якты киләчәкне төзиячәкбез. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, яңа, бөек дәүләтебез хакына яңадан-яңа эшлекле һәм зур җиңүләр телим!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас