+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Көнүзәк
12 Июня 2024, 05:09

Русия көне белән!

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны котлады.

Русия көне белән!Русия көне белән!
Русия көне белән!

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров адресына Русия көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:

"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Русия көне белән котлыйм!

Гасырлар дәвамында безнең ата-бабаларыбыз Ватанга намус белән хезмәт иткән, үзләренең хезмәт казанышлары, хәрби батырлыклары, таланты һәм илһамлануы белән бөек держава булдырганнар. Һәм без бу какшамас әхлакый ориентирларга, патриотлык традицияләренә, Ватанга эчкерсез мәхәббәткә тугры калабыз.

Заманнар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне, тамырларыбызга һәм чыганакларыбызга тугрылыкны саклап, без, һичшиксез, куелган максатларга ирешәчәкбез, теләсә нинди сынауларны җиңәчәкбез, дип ышанам.

Сезгә уңышлар һәм яхшылыклар телим.

Владимир Путин".

***

Котлауны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да җибәрде. Анда болай диелә:

"Хөрмәтле Радий Фәрит Улы!

Сезне Русия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - бәйсезлек, халыклар бердәмлеге, теләктәшлек һәм патриотлык символы.

Без меңьеллык тарихы, уникаль мәдәни мирасы һәм күп гасырлык традицияләре булган бөек илдә яшибез. Һәм безнең һәрберебезнең гражданлык җаваплылыгына, Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертергә омтылуга аның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры бәйле.

Без бергәләп Ватаныбызның куәтен саклап калачакбыз һәм арттырачакбыз, суверенитетны һәм милли иминлекне ныгытачакбыз, миллионлаган кешеләрнең азатлыгын һәм иминлеген яклаячакбыз дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга ил файдасына эштә уңышлар, бәхет һәм нык сәламәтлек телим.

Михаил Мишустин".

***

Котлау Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килде. Анда болай диелә:

"Бу көн - зур илебезнең бердәмлеге һәм күптөрлелеге, үзара хөрмәт һәм дуслык символы. Күп гасырлык бердәмлек, яхшы күршелек һәм туган җиргә мәхәббәт нигезендә без бәхетле тормыш өчен заманча, көчле һәм бәйсез Русия төзибез. Гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз традицияләрне саклаган, батырлыклар кылган һәм Ватан өчен гомерләрен биргән. Бүген безнең милләттәшләр Ватанны намус белән яклый. Без көчле кешеләрнең Бөек иле белән горурланабыз!

Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас