+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2024, 06:00

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Ул – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм.

Корбан гаете мөбарәк булсын!Корбан гаете мөбарәк булсын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!


­Корбан гаете Ураза бәйрә­меннән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнен­дә (быел 16 июньдә) билгеләнә. “Корбан” сүзе “якынаю” мәгъ­нәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Гарәп халкы аны “Гыйд әл-Әдха” дип атый. “Әдха” — “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме.

Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбан канының беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, ди.
Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ерак бабасы Ибраһимнан: “Әгәр миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга да әзер”, – дигән сүзләр белән нәзер әйттерде. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балаларының каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле Ибраһим галәйһиссәләмне сынады. Ибраһим бу сынауны югары сыйфатта үтте, Аллаһ аңардан разый булды.
Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итеп чалырга алып барганда шайтан: “Сине атаң мәйданга алып бармый, ә чалырга алып бара”, – дип, Ибраһимның Раббысына әйткән нәзерне үтәвенә каршы чыкмакчы булды. Шунда Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманына карагыз, ул бу хәлдә дә: “И, әтием, Аллаһы Тәгалә нәрсә боерган булса, шуны эшлә, иншә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табарсың”, – дияргә үзендә көч тапты. Үз баласын суярга алып баручы атаның һәм корбан ителәчәк баланың иманын Аллаһы Тәгалә менә шулай сынады. Инде чалам дигәндә Ибраһим галәйһиссәләмгә: “Йә, Ибраһим! Раббыңа әйткән нәзереңә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, – дигән нида килде. Шул вакыттан бирле бу вакыйга безгә бәйрәм булып калды.
Корбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Башкортстанда бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.
Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне (15 июнь). Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән хаҗилар Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.
Балигъ һәм акылы камил һәр мөселманга Ислам динендә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе — гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу.
Хаҗ, Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннары Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗи үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә генә фарыз.
Гарәфә – тану көне. Мөселман календаренда иң әһәмиятле көннәрнең берсе ул. Бу көнне миллионлаган хаҗ кылучы Гарәфәт тавына баскан килеш Аллаһка ялвара. Гарәфә көне генә түгел, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көненең һәркайсы да изге, бу көннәрдә ураза тоту, хәер-сәдака өләшү – сөннәт. Бигрәк тә Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк. Бер хәдистә: “Күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак”, – диелгән.
Бәйрәм көненең аталышы да, әнә шул изге Гарәфәт тавы атамасыннан алынып, “Гарәфә көне” дип атала һәм ул иң кадерле, изге, олы хөрмәткә лаек бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. “Хаҗ — ул Гарәфә, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. — Бу көн — Аллаһы Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн. Бу көндә ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары белән башка гөнаһлары да гафу ителер”.
Бу зур көндә мөэмин-мөселман кардәшләребез хаҗ кыла. Бу көндә Адәм белән Һава җәннәттән җиргә төшерелгәннән соң шушы Гарәфә җирендә гөнаһлары гафу ителеп очраштылар. “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә эшләнгән изгелекләрдән дә Аллаһыга сөйкемлерәк эш юк”, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм.
Шушы изге көннәрдән соң мөселманнар унынчы Зөлхиҗҗәдә Корбан гаетен бәйрәм итә. Иртән кояш чыгу белән мөселманнар, төркем-төркем җыелышып, урам буйлап барганда тәкбир әйтеп, мәчеткә җыела. Мәсҗидтә ике рәкәгать гает намазы укыйлар.
16 июньдә сәгать 9да Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә (Комаров урамы, 5) Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гает намазын үткәрә.
Мөселманнар бер-берсен котлый, бәйрәм табыннарына чакыра. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшә.
Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларыбызны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен. Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе тәүфыйк бирсен!

“Тәкбир әт-Тәшрикъ” көннәре
Гарәфә көнендә (15 июньдә, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге (16, 17, 18, 19 июнь) икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллаһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкъбир әйтү зарур (ир-егетләр тәкъбирен — тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә). Бу – “Тәшрикъ көннәре” дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкъбир әйтүдәдер.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас