"Салават җыены" гөрләде!
Бүген Салават районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават җыены» республика фольклор бәйрәмендә катнашты.
Республиканың милли герое һәм халык шагыйре Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган фестиваль яңа Каратаулы авылы янында узды.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан халкын Салават Юлаевның юбилее белән котлады һәм республика мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән хеәмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Салават Юлаевның Башкортстан өчен аерым әһәмияте бар. Ул – халкыбызның җаны, дәрәҗәсе, патриотизмы һәм батырлыгы символы, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Салават Юлаев исеме белән башкорт сугышчылары 1812 елда Парижга бара, Бөек Ватан сугышында җиңә. Бүген дә Салават токымы махсус хәрби операция кысаларында илебезне батырларча яклый. СВО территориясендә Салават Юлаев исемендәге ике батальон сугыша. Без барыбыз да сугышчыларыбызга ярдәм итәр өчен берләштек. Моның өчен рәхмәт. Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм.
Бәйрәмнең иң якты вакыйгаларының берсе булып халык герое образын ачуга багышланган, хәрби традицияләрне һәм Ватанны саклау кебек изге бурычны үткән буыннардан хәзерге буынга тапшыруны символлаштырган, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын күрсәткән «Салауат вариҫтары» театрлаштырылган тамашасы тора. Анда Башкортстанның иң яхшы иҗади коллективлары, сәнгать эшлеклеләре, спортчылар барлыгы 700 кеше җәлеп ителгән.
Төбәк җитәкчесе кәсепчеләрнең экспозицияләрен карады, алар үз эшләнмәләрен иң яхшы сувенир продукциясе - «Оран» («Клич») республика конкурсына алып килделәр. Салават, Архангель, Иглин һәм башка районнардан килгән осталар билгеләп үткәнчә, Башкортстан Башлыгы башлангычы белән кабул ителгән гамәли һәм һөнәрчелек сәнгатенә ярдәм итү республика программасы аларга яңа, сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгарга ярдәм иткән. Бюджеттан алынган субсидияләрне алар кирәкле җиһазлар сатып алуга юнәлтә.
Радий Хәбиров кәсепчеләргә Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы белән активрак эшләргә, үз продукциясен республика һәм федераль дәрәҗәдәге зур чараларда алга этәрергә киңәш итте.
Бу хакта тулырак https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/179475.html сылтамасы аша белергә була.
Фото: glavarb.ru