Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итүче балаларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турында фикер алыштылар.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында балаларга 133 табиб һәм фельдшер, 317 шәфкать туташы медицина ярдәме күрсәтә дип сөйләде. Алар барысы да йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре, шулай ук эпидемик хәвефсезлек кагыйдәләре буенча укыту семинары узды.
- Укуда медицина хезмәткәрләренә балалар травматизмына, беренче һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин.
Моннан тыш, лагерьлар янында урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләре стационарларда ашыгыч ярдәм бригадалары һәм койкалар резервы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү очрагына дару препаратлары һәм чыгым материаллары запасы булдырган.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, 2024 елда җәйге сәламәтләндерү ялы белән кимендә 500 мең бала җәлеп ителәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балалар ялының хәвефсезлеге һәм сыйфаты мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
- Җәйге сезон башлангач, балаларыбызның тулы канлы һәм файдалы ялы булсын, барысы да яхшы үтсен дип борчылам, – диде Радий Хәбиров.