+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июнь 2024, 18:09

Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә «Йолдызлы десант»киләчәк

Дистәләгән Русия опера һәм эстрада йолдызлары Башкортстанга Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә башкала халкы һәм кунаклары алдында чыгыш ясарга киләчәк. Бу хакта республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә «Йолдызлы десант»киләчәкУфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә «Йолдызлы десант»киләчәк
Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә «Йолдызлы десант»киләчәк

Әйтик, 30-31 августта «Ватан» этнопаркында «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале узачак. Ә 31 августта, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү көнендә, «Уфа-Арена»да «Вакыт елгасы» театрлаштырылган тамашасы башланачак. Концерт программаларында Илдар һәм Әскар Абдразаковлар, Николай Басков, «Пицца» төркеме һәм Русия эстрадасының башка күп Кинг йолдызлары катнашачак.

Моннан тыш, август аенда Уфаның Совет мәйданында ике зур музыкаль фестиваль – «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы һәм «Көз романтикасы» классик музыка фестивале узачак. Үзләренең иҗаты белән уфалыларны Евгений Светланов исемендәге Русия дәүләт академия симфоник оркестры, Үзбәкстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм әйдәп баручы солистлар – Денис Мацуев, Илдар һәм Шскар Абдразаковлар, Женизбек Пиязов сөендерәчәк.

Шулай ук август аенда Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда Дәүләт Третьяков галереясенең уникаль сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Сентябрьдә Уфада Сергей Образцов исемендәге Дәүләт академия курчак театры гастрольләре һәм икенче Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивале «Әйдә уйнарга» узачак. Ноябрьдә Башкортстан башкаласында Илдар Абдразаков фестивале һәм Дәүләт Эрмитажы көннәре узачак.

– Бик бай программа, - диде Радий Хәбиров. - Сөйләгәннәрегезне үтәсәгез, бу безнең Мәдәният министрлыгының яхшы эше булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас