+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь , 17:13

70 миллиард сумлык проектлар каралган

Бу елның 5 аенда Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 1314 «Эшкуарлык сәгате» үткәрелгән, аларда 1,7 мең инвестиция проекты каралган, бу, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3 процентка күбрәк. 7,5 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Заявкаланган инвестицияләрнең гомум күләме 70 миллиард сум тәшкил итә.

70 миллиард сумлык проектлар каралган
70 миллиард сумлык проектлар каралган

- Эшкуар-инвесторлар белән хезмәттәшлек форматы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Аерым игътибар таләп итә торган проектлар Башкортстан РеспубликасыЭшкуарлык һәм туризм министрлыгында контрольдә тотыла, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

«Эшкуарлык сәгате» үткәрү практикасы 2019 елның мартында Башкортстанның муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Урындагы хакимиятнең булачак инвесторлар белән атналык очрашулары муниципалитет хакимияте башлыгы катнашлыгында уза.

Эшкуарлар һәм бизнеста көч сынарга теләүче гражданнар үз проектларын гамәлгә ашыруга тәкъдим итә, сораулар бирә һәм финанс, милек һәм башка ярдәм чараларын сорый ала.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: