+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2024, 12:19

Радий Хәбиров «Уралинтех» компаниясендә булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров порошоклы буяулар ясауга махсуслашкан «Уралинтех» компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды.

Радий Хәбиров «Уралинтех» компаниясендә булдыРадий Хәбиров «Уралинтех» компаниясендә булды
Радий Хәбиров «Уралинтех» компаниясендә булды

Предприятие импортны алмаштыручы продукция – бирелгән параметрлар һәм үзлекләре булган полиэфир, эпоксид-полиэфир, эпоксид термореактив порошоклы буяуларның киң спектрын чыгара. Җитештерү күләме - елына 2,5 мең тоннага кадәр. Даими партнерлар арасында сәнәгатьнең төрле тармакларындагы әйдәп баручы предприятиеләр бар. "Уралинтех" продукциясен машина төзелешендә, медицина җиһазлары ясауда һәм башка өлкәләрдә кулланалар.

Башкортстан Башлыгы продукция җитештерү технологиясе белән танышты һәм буяу сайлап алу һәм аның сыйфатын контрольдә тоту лабораториясендә булды.

Радий Хәбиров шулай ук предприятие үсеше перспективалары турында фикер алышты. Мәсәлән, «Уралинтех» компаниясе термореактив полимер япмаларның яңа цехын төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлады. Бу җитештерелүче продукциянең күләмен һәм ассортиментын арттырырга, 20 өстәмә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, быел май аенда «Инвестиция сәгате»ндә 30 миллион сумлык проект хупланды.

Предприятие директоры Виталий Дашков аңлатканча, яңа цех өчен термореактив тышлыклар җитештерүнең югары технологияле линияләренең беренче партиясенә заказ бирелгән. Җитештерүне киңәйтү өчен өстәмә җир участогы кирәк. Башкортстан Башлыгы дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышу өчен «Уралинтех» компаниясе җитәкчелеген «Инвестиция сәгате»нә чакырды.

Радий Хәбиров җитештерүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

– Импортны алмаштыручы продукция җитештерүче «Уралинтех» кебек предприятиеләр Башкортстанда күп, һәм без аларның һәрберсе белән хезмәттәшлек итәргә тырышабыз, «Инвестиция сәгате»нә чакырабыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Компаниянең яңа проекты республикадан ярдәм алды инде. Шуңа күрә предприятиенең ничек эшләвен карарга килдек. Кирәкле продукция җитештерүче уникаль производствоны күрдек. Иң мөһиме - сату белән бәйле сораулар юк. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 90 мең сумга җитә. Кешеләр шулай республикабызның иминлеген ныгыта.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас