Быел 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн алдыннан Русиянең барлык шәһәрләрендә, шул исәптән Уфада да, хәтер шәмнәре урнаштырылачак. Акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып өченче ел рәттән Башкортстан урыслары соборы тора. Чәчәкләр салу һәм искә алу шәмнәрен кабызу тантанасы Александр Матросов һәйкәле янында узачак. Төрле буын вәкилләре, шул исәптән мөхтәрәм кунаклар, үзләренең каһарман бабаларын искә алалар, Бөек Җиңүне якынайткан кешеләрнең батырлыкларын искә төшерәчәкләр. Оештыручылар тарафыннан зур булмаган концерт программасы планлаштырылган, анда сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары яңгыраячак.
Үткәрү вакыты: 1 июнь, 11.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны: Ленин исемендәге паркта Александр Матросовка һәйкәле янында (З.Вәлиди ур., 34).