Бүген, 21 июньдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты һәм сәламәтлек саклау тармагының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Республиканың барлык халкы исеменнән сезгә игелекле хезмәтегез, кайгыртучан, шәфкатьле, ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек саклау ветераннарына — аерым рәхмәт, алар җилкәсендә дистә еллар намуслы хезмәт ята.
Республика халкының сәламәтлеге, сәламәтлек саклау системасын ныгыту – һичшиксез, безнең өстенлекләребез. Без тармак үсешенә инвестицияләрне, 2018 елдагы белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга арттырдык. Быел алар 117 миллиард сумнан артып китте.
Без яңа мөһим объектларны сафка керттек, болар — Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, Олы Устьикинда ашыгыч ярдәм станциясе белән дәваханә, Уфаның Затон бистәсендә, Баймакта, Мәсәгутьтә поликлиникалар. Ел саен авылларда дистәләгән яңа фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиблык амбулаторияләре ачабыз. Гомумән алганда, биш ел эчендә беренчел звенодагы медицина учреждениеләренең проблемалы биналары саны ике тапкыр кимеде. 350дән артык санитар машина, 14 миллиард сумга 29 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алдык.
Нәтиҗәдә, бездә 38 медицина оешмасы югары технологияле ярдәм күрсәтә. Узган елда аны 24 меңгә якын кеше алган. Санлы технологияләр, федераль үзәкләр белән хезмәттәшлек табибларыбызга гомерне саклап калуда һәм пациентларны дәвалауда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында Уфада медицина учреждениеләренең 118 бинасы капиталь ремонтланачак. Быел башкала сәламәтлек саклау өлкәсен ныгытуга 500 миллион сум, ә киләсе елдан башлап ел саен 1,5 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре, сабырлыклары, һөнәри бурычларына тугры булулары, алтын куллары һәм игелекле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерде, Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru