+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июнь 2024, 07:10

Корея лидеры Путинга нәрсә бүләк иткән?

Владимир Путин 18-19 июньдә эш сәфәре белән Пхеньянда булды.

Корея лидеры Путинга нәрсә бүләк иткән?Корея лидеры Путинга нәрсә бүләк иткән?
Корея лидеры Путинга нәрсә бүләк иткән?
Корея Халык Демократик Республикасы лидеры Ким Чен Ын Русия Президенты Владимир Путинның Пхеньянга визиты вакытында аңа бюст һәм портрет бүләк иткән. Югары кунакны сурәтләгән бүләкләре белән фотокадрларны Корея үзәк телеграф агентлыгы бастырып чыгарган.

Агентлык күрсәткән фотоларның берсендә Русия Президентының ак төстә ясалган бюстын күрергә мөмкин. Ул урыс телендә язулы постамент өстендә тора, әмма анда нәрсә язылганы рәсемдә күренми.

Икенче фотода Ким Чен Ын Путинга уртада Русия лидеры портреты белән гравюра күрсәтә. Кара тукымада Кремль һәм аның өстендә салют уеп ясалган, ә үзәктә Русия Президенты портреты урнаштырылган.

Билгеле булуынча, бу сәфәр Владимир Путинның 2000 елдан бирле Төньяк Кореяга беренче рәсми визиты булды. Сәфәр вакытында Русия һәм КХДР лидерлары бүләкләр биреште.

Путин Ким Чен Ынга Русиядә җитештерелгән икенче Aurus автомобилен, чәй сервизы һәм адмирал кортигын бүләк иткән, ә җавап итеп пхунсан токымлы ике эт алган. Бу - Төньяк Кореядан сирәк очрый торган ау этләре токымы. Пхунсанны “илнең милли эте” дип атыйлар. Русия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков этләрнең Мәскәүдә яшәячәген һәм Путинның аларга кушаматлар бирергә өлгермәве турында белдерде.

 
 
Фото: cdnstatic.rg.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас