Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында узган очрашуда барлыгы 300 кеше катнашты. 22-24 июньдә волонтерлар лагере кысаларында алар биредә ирекле эшчәнлеккә мотивацияне арттыруга, социаль эшнең иң яхшы практикалары белән алмашуга, активистларның иҗади һәм мәдәни үсешенә юнәлдерелгән укыту курсын узачак.
Очрашуны ачып, Башкортстан Башлыгы республиканың ирекле хәрәкәтенең барлык вәкилләренә рәхмәт белдерде.
- Соңгы елларда волонерлыкның роле безнең җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Сездән башка безгә бу чорда очраткан авырлыкларны җиңеп чыгу авыр булыр иде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең волонтерлар коронавирус белән көрәшергә булышты, кешеләргә ярдәм итте – медицина учреждениеләрендә эшләде, азык-төлек җыелмаларын формалаштырды һәм ташыды. Янгын вакытында волонтерлар утны сүндерү өчен ерак районнарга чыгалар. Ә бүген иреклеләрнең зур армиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә, аларның гаиләләре турында кайгырта. Әлбәттә, болар барысы да сезнең өстегезгә төшкән зур йөк. Моның өчен бик зур рәхмәт!
Арытаба Радий Хәбиров волонтерларның сорауларына җавап бирде.
Волонтерлыкның киләчәге турында сөйләгәндә, Башкортстан Башлыгы җәмгыятьтә аның социаль роле сакланачагын билгеләп үтте.
- Волонтерлыкның асылы шунда - кешеләр ниндидер катлаулы ситуацияләрдә чын күңелдән теләктәшлек күрсәтәләр һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә волонтерлык, минемчә, киләчәктә дә актуаль булачак. Ул дәүләтнең мөһим социаль функцияләрен тулыландыра, - дип аңлатты Радий Хәбиров.