+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июнь 2024, 13:10

Уфада идарә осталыгы буенча төбәк командаларын укыту уза

25-26 июньдә Уфада “Идарә осталыгы: төбәк командаларын үстерү” программасы буенча укулар уза.

Уфада идарә осталыгы буенча төбәк командаларын укыту узаУфада идарә осталыгы буенча төбәк командаларын укыту уза
Уфада идарә осталыгы буенча төбәк командаларын укыту уза

Ул Русия Икътисади үсеш министрлыгы “Дәүләт идарәсенең югары мәктәбе” Президент академиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Башкортстанда ул Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгына ярдәм итә. Укуда Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләреннән 20 команда катнаша.

- Әлеге чара нәтиҗәсендә без, кабул итүче як буларак, сезнең белән республиканың уңай инвестицион мохитен булдыру, инвесторлар белән эшләү, Төбәк инвестицион стандартын кертү буенча тәҗрибәсе белән уртаклаша алабыз. Мондый укыту программалары шулай ук үзара эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

«Идарә осталыгы: төбәк командаларын үстерү» программасының төп максатлары булып Русия Федерациясе төбәкләренең инвестицион потенциалын үстерү, инвестиция тәкъдимнәрен үстерү агентлыклары тарафыннан эшләү, шулай ук инвестицион җәлеп итүчәнлек стратегиясен булдыру һәм инвестицион эшчәнлек өлкәсендә кооперация һәм төбәк үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру тора. Үз докладында Рөстәм Моратов Башкортстанда үзләрен уңышлы таныткан инвестицияләр җәлеп итү буенча мөһим инструментлар турында сөйләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас