+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июнь 2024, 10:56

Җылы аралашу өчен “Теплое” күле сезне көтә!

Радий Хәбиров: “Халык сорады — без эшләдек”.

Җылы аралашу өчен “Теплое” күле сезне көтә!Җылы аралашу өчен “Теплое” күле сезне көтә!
Җылы аралашу өчен “Теплое” күле сезне көтә!

Елның иң матур чорына аяк бастык. Болыннарда җиләкләр өлгерде, бакча тулы җиләк-җимеш, ә су буйлары бала-чага тавышыннан тынмый. Әйе, җәйне һәркайсыбыз сагынып көтеп ала — олысы да, кечесе дә. Буш вакыт килеп чыкса, тизрәк балаларны, оныкларны алып, су буена ашыгабыз. Әйдә, җәен рәхәтләнеп су коенсыннар, чыныксыннар. Быел Уфада яшәүчеләр Шәһәр көне алдыннан тагын бер зур бүләккә ия булды: шәһәрнең Инорс бистәсендә урнашкан “Теплое” күле территориясе төзекләндерелгәннән соң янә ачылды.

Чыннан да, Уфа 450 еллыгы алдыннан бик нык үзгәрә. Шәһәрдә парклар һәм скверлар тәртипкә китерелә, ә кайчандыр ташландык урыннарда яңа ял итү урыннары барлыкка килә. “Теплое” күле - уникаль табигать почмагы, чын оазис, ул Уфаның индустриаль районында урнашкан. Күл һәм аның пляжы һәм урманы шәһәр халкының популяр ял итү урыны булып тора, монда күчмә кошлар, шул исәптән аларның сирәк төрләре дә кышлый. Әмма күптән түгел генә территория ташландык хәлдә иде. Биредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булганнан соң хәл үзгәрә башлады. Ул халык белән очрашты, аларның теләкләрен тыңлады һәм төзекләндерүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

"Мин өч ел элек анда булганны бик яхшы хәтерлим — халык үпкә белдерде, чыннан да җылы, чиста сулы матур күл тирәсе ташландык хәлдә иде. Һәм менә без бу объектны төзекләндердек", — диде Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.

12 июньдә, “Шәһәр көне”ндә, Радий Хәбиров төзекләндерү нәтиҗәсен үзе бәяләде һәм халык белән аралашты. “Теплое” күле ул барган бердәнбер объект түгел. Уфа 450 еллык юбилеена әзерләнә, республика Башлыгы сүзләренчә, бу кунакларны шатландыру гына түгел, ә шәһәр халкының тормышын уңайлырак итү өчен дә яхшы мөмкинлек.

"Уфаның 450-еллыгы кысаларында без Уфа паркларын яңарту буенча зур эш башкардык. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү шәһәрнең барлык районнарында да узды. Моннан тыш, без яңа иҗтимагый киңлекләр булдырдык, мисал өчен - “Теплое” күле территориясе. Кайчандыр ул ташландык хәлдә иде, әмма республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән 600 миллион сумнан артык финанслау бүлеп бирелгәч, ул менә дигән ял итү урынына әверелде. Элек белдерүләрдә: “Инорста фатирлар тәкъдим итмәскә”, — дип языла иде, хәзер барысы да үзгәрде, бистәне төзекләндерү яңа дәрәҗәгә чыкты, яңа сквер барлыкка килде. Хәзер шәһәрлеләр монда ял итә, ял вакытын үткәрә ала”, — ди Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.

Бистә халкы Радий Хәбировка җәмәгать территорияләрен һәм парк зоналарын төзекләндерү буенча зур эш башкарганы өчен рәхмәт белдерде.

"Безгә хәзер йөрергә урын бар, бик уңайлы булды, шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең теләкләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алдылар, күп эскәмияләр куйдылар, йөрү зоналары ясадылар. Балаларга да шөгыльләнергә мөмкинлек бар, спорт мәйданчыклары күп. Күп кенә ишегалларын тәртипкә китерделәр. Уфа сизелерлек үзгәрде, безгә мондый үзгәрешләрне күрү бик рәхәт һәм шатлыклы. Сезгә һәм командагызга рәхмәт", — диде халык төбәк Башлыгы белән аралашканда.

Яр буе зонасын төзекләндерү концепциясе “Җылы яр” дип аталды. Аны урындагы халыкның фикерен исәпкә алып, Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты, “Проект төркеме 8” һәм Уфа хакимияте белгечләре эшләгән. Төп бурыч - җәмәгать киңлекләренең бердәм системасын формалаштыру һәм “Теплое” күле янында табигый рекреацион территориянең потенциалын ачу.

Төзекләндерүнең беренче этабы 2022 елда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Аның мәйданы 4,4 гектар тәшкил итә. Бу - Баландин бульвары территориясе, Мушников урамыннан “Теплое” күленә кадәр һәм сулык ярының бер өлеше. Икенче этапны төзүчеләр быел тәмамлаячак. Эшләр дәвам итсә дә, монда инде бүген меңләгән кеше ял итә.

“Минемчә, Инорста халыкның барлык төркемнәре өчен шартлар каралган матур иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Ул бистә халкы өчен Уфаның 450 еллыгына искиткеч бүләк булды. Хәзер алар барлык уфалыларга билгеле булган Николай Гастелло исемендәге стадионны тәртипкә китерүне сорый. Аны реконструкцияләү эшләрен киләсе елда башларга планлаштырабыз", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Тагын бер перспективалы локация — “Уфимское ожерелье” велосипед-җәяүлеләр маршруты, аның озынлыгы - 70 километр. Бу - гади трасса яисә сукмак түгел, ә бөтенләй яңа мәгънәле территория. "Бу территориядә тәртип урнаштырдык һәм аны халыкка тапшырдык. Монда күп кеше вакыт үткәрә, спорт белән шөгыльләнә. Бу - чын социаль проект, чөнки “Уфимское ожерелье” буенча иркенләп йөрергә, агачлар күләгәсендә табигатьтән ләззәт алырга мөмкин”, - диде Ратмир Мәүлиев.

Уфада юбилей таналарына бик аз вакыт калды. Башкалага килүчеләр арасында чит ил кунаклары да булачак. Алырны ачык йөз белән каршы алырбыз, ә шәһәр халкын яңа спорт, социаль объектлар, яңартылган урамнар, парклар һәм скверлар рәвешендә тагын да күңелле сюрпризлар көтә.

Гөлия Гәрәева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас