+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июнь 2024, 13:00

Башкортстан һәм Брест өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

28 июньдә Русия һәм Беларусь төбәкләренең XI форумы кысаларында Витебскида Русия Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белоруссия Милли җыелышы республика Советы Рәисе Наталья Кочанова Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнары һәм Беларусь Республикасы җитәкчеләре белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм төрле тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре. Фикер алышуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Башкортстан һәм Брест өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеделәрБашкортстан һәм Брест өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр
Башкортстан һәм Брест өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко эшнең башында дискуссиядә катнашучыларны сәламләде, Русия һәм Беларусь милли икътисадларын ныгыту өчен мондый форумнарның зур әһәмиятен билгеләп үтте.

- Бүген Беларусь төбәкләре белән үзара хезмәттәшлеккә теге яки бу формада җәлеп ителмәгән Федерация субъектлары юк диярлек. Һәм, әлбәттә, бу тулаем алганда дәүләтара мөнәсәбәтләрне конкрет элемтәләр белән тулыландыра, - диде Валентина Матвиенко.

Русия парламентының югары палатасы спикеры билгеләп үткәнчә, төбәкара хезмәттәшлек икътисад белән беррәттән мәгариф, сәламәтлек саклау, гражданнарны социаль яклау һәм мәдәният өлкәләрендә мөһим. Болар барысы да илләрнең тугандаш мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга мөмкинлек бирә. Һәм монда төбәк хезмәттәшлегенең роле зур.

Федерация Советы Рәисе үз чыгышында Беларусь һәм яңа Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Ул Кырымның инде форум эшенә керешүен искәртте. Луганск һәм Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Белоруссия субъектлары белән хезмәттәшлек итә башладылар.

Наталья Кочанова үз чыгышында узган елда Уфада узган Русия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумы нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Безнең илләрнең икътисади, инновацион үсеш планында хезмәттәшлеге, гомумән, мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек, ул барлык юнәлешләр буенча да нәтиҗәле үсеш кичерә. Без Уфада узган форумда сөйләгән 28 программа бүген Союз дәүләте килешүе нигезендә тулысынча үтәлде, - диде Наталья Кочанова. - Агымдагы елның гыйнварында илләребезнең өч еллык яңа үсеш программасы расланды. Һәм анда акцентның станок төзелешен, машина төзелешен үстерүгә, ягъни бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле импортны алыштырырлык продукция чыгару өчен кирәкле алга киткән тармакларны үстерүгә ясалуы мөһим. Безнең өчен бу бик мөһим.

Очрашу азагында Беларусь һәм Русия төбәкләре арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды. Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары Михаил Баценко сәүдә-икътисади, фәнни-техник өлкәләрдә, шулай ук мәгариф, яшьләр сәясәте һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту турында килешүгә кул куйдылар.

Алга таба эшләүнең перспектив юнәлешләре арасында - Брест өлкәсе предприятиеләренең Белоруссия-Башкортстан сәнәгать-инновацион кластерын төзүдә катнашуы. Моннан тыш, сөт, ит, җиләк-җимеш продукциясен эшкәртү буенча уртак предприятиеләр төзү мәсьәләсе карала. Яклар шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенең үзара тәэмин ителешен киңәйтү, туристик маршрутлар эшләү, Уфа белән Брест арасында туры авиаэлемтә булдыру, даими автобус маршрутларын оештыру белән кызыксыналар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас