Быел җәйнең беренче ае эссе көннәре белән хәлне ала. Шуңа да балалар да, өлкәннәр дә елга-күл буйларына ашыга. Билгеле инде, җәйге каникулларны, җылы кояшлы көннәрне аеруча түземсезләнеп көткән балаларның рәхәтләнеп су коенасы, кояшта кызынасы, балык тотасы килә. Ләкин менә шундый бәхетле мизгелләр йөрәк тетрәндергеч фаҗигале хәлләр белән өзелмәсен иде дә бит... Кызганычка каршы, июньнең беренче көннәрендә үк республикада балалар белән бәйле шундый фаҗигале хәл булды. Ишембайда Агыйдел күпере янында балигъ булмаган малайның гәүдәсе табылды. Якын дусты белән балык тотарга барган үсмернең кинәт хәле начарланган. Аның дусты ашыгыч ярдәм чакырган, ләкин, кызганычка каршы, мәктәп укучысы вафат булган.
Һәр фаҗигале очракны тикшергәндә балаларның сулыкларда үзләре генә булуы, әти-әниләренең, өлкәннәрнең игътибарыннан читтә калуы күзәтелә. Бигрәк тә кече яшьтәге балалар белән мондый хәлләр фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Күптән түгел Агыйдел елгасында чак кына фаҗига булмый калган. Уфаның “Солнечный” пляжында бер кыз һәм биш яшьлек малай чак батып үлмәгән. Биредә дежур торучы коткаручылар су астына китеп баручы кызны күреп калганнар. Бер коткаручы аның артыннан суга сикереп, кызга ярга чыгарга ярдәм итә. 23 яшьлек кызны постка алып барганда, коткаручылар янә кычкырган тавыш ишетә һәм шунда ук ярдәмгә ташлана. Бәхеткә, алар агым алып китеп барган биш яшьлек малайны вакытында коткарып өлгерә.
Янә бер очрак, бу юлы 12 яшьлек малай, уйлап та карамый, дуамал адымга барган.
13 июнь көнне Уфада, Агыйдел елгасында патрульлек иткән вакытта, Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре үсмернең гомерен саклап калган. Ул Затон күпере янында елганы йөзеп чыкмакчы булган. Коткаручылар аның янына көймәдә килгәндә, 12 яшьлек малай инде елга уртасында, суднолар йөзү юлында була. Аны көймәгә утыртып, яр буена алып чыкканнар. Үсмер белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Әлбәттә, бу бала үзенә гомерлеккә сабак алгандыр. Ләкин мондый хәлләр әледән-әле кабатланып кына тора.
Әйтергә кирәк, елганы йөзеп чыгарга ниятләү хәтта өлкәннәр өчен дә бик куркыныч. Кискен тирән урыннар, көчле агым, суднолар йөзеп килү һәм, әлбәттә, тирәнгә кергәч, кинәт хәл бетү һәм башка хәвеф белән яный. Бигрәк тә, балаларны бу хакта кисәтергә, аларга яхшылап аңлатырга, су буйларына үзләрен генә җибәрмәскә кирәк.
Көннәрнең артык кызу торуы халыкны су буена тарта, дигән идек. Судагы бәхетсезлек очракларының быел аеруча күп булуы шуңа да бәйледер. Мәсәлән, 12 июньдә республиканың елга-күлләрендә бер тәүлек эчендә биш кеше суга батып үлгән. Бу хакта Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр иткән иде. Суга батучылар арасында бер үсмер дә бар. 16 яшьлек үсмер бу көнне кичен Яңавыл районының Карман сусаклагычында су коенган. Аның гәүдәсе икенче көнне табылган.
Фаҗигале очракларның дүртесендә өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерләре өзелгән. Кырмыскалы районының Үтәгән авылында Агыйдел елгасында 1986 елда туган ир батып үлгән. Шул ук кичне Дәүләкән районының Ивановка авылында 1978 елда туган ир суга баткан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы водолазлары аның гәүдәсен судан чыгарган. Благовещенда Агыйдел елгасында 51 яшьлек ирнең гәүдәсен судан чыгарганнар. Ул яр буенда эчкән, аннары суга кискен чумган. Нәтиҗәдә, йөрәк тамырлары спазмы барлыкка килүдән һәлак булган.
12 июнь төнендә Бөре районының Түбән Лачынтау авылында Агыйдел елгасында балык тоткан вакытта 1964 елгы ир һәлак булган. Аның гәүдәсен елгадан шаһитлар чыгарган.
Тыелган урыннарда су коену да коточкыч фаҗигагә китерергә мөмкин. Узган ялларда Кырмыскалы районының Сим елгасында шаһитлар үсмернең суга батуын күреп калганнар. Ир-егетләр ярдәмгә ташлана һәм 14 яшьлек малайны судан чыгара, ул инде аңсыз хәлдә була. Ашыгыч ярдәм килгәнче, халык аңа беренче ярдәм күрсәтә. Үсмерне реанимациягә авыр хәлдә китергәннәр. Билгеле булуынча, малай “кыргый” пляжда су кергән, бу урында тиешле аншлаглар куелган була.
Ни кызганыч, июнь уртасында Башкортстанда суга бату очраклары бермә-бер арткан. Нефтекамада, Уфаның “Светлое” күлендә, Бөре, Бүздәк, Краснокама районнарында кешеләрнең суга бату очраклары теркәлгән. Шунысы билгеле, аларның күбесе исерек хәлдә батып үлгән.
Алкоголь һәм су коену – икесе бергә аеруча куркыныч. Сулыкларга исерек хәлдә керү рөхсәт ителми. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә.
Бигрәк тә су буена балалар белән бергә килгән өлкәннәргә алкоголь һәм башка спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела. Бу уңайдан, ведомство белгечләре сулыкларда булганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, балаларны караучысыз калдырмаска, ата-аналарны алкоголь һәм башка спиртлы эчемлекләр кулланмаска чакыра.
Чәчәк кебек сабыйларның гомере аяныч өзелүе кызганыч. Һәр баланың үлеме — аның әти-әнисе, якыннары өчен коточкыч зур кайгы. Гаиләгә бала югалту бәхетсезлеге килмәсен өчен өлкәннәргә уяу булырга, балаларның үзләрен генә елга-күл буйларына җибәрмәскә кирәк тә соң. Ата-аналар тарафыннан да балалары өчен җаваплылыкны арттыру таләп ителә. Шуңа да өлкәннәргә елга-күлләрнең хәвефле урын булуы, анда балаларның үзләре генә баруы фаҗига белән тәмамланырга мөмкинлеген аңлатырга, алдан сөйләшүләр алып барырга кирәк.
Статистика күрсәтүенчә, судагы балалар фаҗигаләренең 20 проценты — су коенганда балалар янында булган ата-аналарның игътибарсызлыгы һәм карап җиткермәве аркасында. 80 проценты — балалар өлкәннәрсез сулыкларга барганда.
Су янында ял иткәндә балаларны караучысыз калдыру — бик зур хата. Балалар кычкырмый, алар тыныч һәм тиз генә баталар. Су төбенә китүен тойган кешегә оялырга ярамый, беренче секундта ук ярдәм сорап кычкырырга кирәк. Әгәр дә алай килеп чыкмаса, мөмкин булганча игътибарны җәлеп итәргә тырышу бик мөһим. Белгечләр бу хакта да балаларга яхшылап аңлатырга киңәш итә.
Балаларга матрасларда һәм түгәрәкләрдә ерак йөзәргә рөхсәт итмәгез. Элек әтиләрнең, өлкән абыйларның улларын-кызларын суда йөзәргә өйрәтү гадәте дә бар иде. Вакыт табып, өлкәннәргә бу матур гадәтне тергезергә генә кирәк. Хәзер һәр район үзәгендә бассейннар төзелә. Балаларны шунда ешрак йөртү, йөзәргә өйрәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк булсын иде...
Быел җәй бик эссе булачак, диләр. Дөрестер, ахры. Июнь кояшы гадәти булмаганча, без өйрәнмәгәнчә кыздыра. Шуңа да бик күпләр елга-күл буйларында су коена. Моның өчен рәсми пляжларны гына сайлагыз, сак булыгыз, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм балаларыгызны судагы фаҗигаләрдән саклагыз, дуслар.