Исегезгә төшерәбез, бүген төбәк Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Әбҗәлил районында узган яңгырлар аркасында юлларны ябу турында хәбәр итте. Ведомство мәгълүматы буенча, мондый хәл Белорет районында да теркәлгән.
"Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен юл хезмәтләре Уфа-Инҗәр-Белорет юлы буйлап ерак сәфәрләрне кичектерергә киңәш итә, аерым алганда, елгаларда су кимегәнгә кадәр. Автомобильчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, бик игътибарлы һәм сак булырга тәкъдим ителә", - дип кисәттеләр республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Фото: transport.bashkortostan.ru