«Башкортстан Бахмутында ахырзаман», – дип яза newsbash.ru сайты Куергазы районында булган давыллы яңгыр нәтиҗәләре турында. Бахмут - шушы районда урнашкан авыл.
МЧС мәгълүматларына караганда, шушы көннәрдә Мәләвез һәм Куергазы районнарында авылларны су баскан, утны өзгәннәр. Дистәгә якын авылда 574 йорт утсыз калган. Аеруча Нордовка, Тихоновка, Даниловка, Дмитриевка, Варварино, Петропавловка, Ермолаево һәм Бахмут авылларына зыян килгән, диелә.
Шулай ук Сибай, Ишембайда да су баскан. Рудникка бара торган юл су астында калган һәм Озерное авылына юл өзелгән, ул авылда йөзгә якын йортка су кергән.
Корбаннар юк.
Фото: "МЧС России"