+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 июль 2024, 09:45

Радий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары белән халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты

2 июльдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика авыл биләмәләре җитәкчеләре семинарында катнашты. Ул Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриотик парк мәйданчыгында узды.

Радий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары белән халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштыРадий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары белән халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты
Радий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары белән халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты
Төбәк җитәкчесе авыл биләмәләре башлыклары белән халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Сүз автомобиль юлларын модернизацияләү, инженерлык челтәрләрен төзү һәм ремонтлау, торак пунктларны төзекләндерү, шулай ук социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру турында барды.

Үзенең чыгышында төбәк җитәкчесе республика идарә командасының төп бурычларын билгеләде, аларны хәл итүдә Башкортстанның муниципалитетлары һәм авыл биләмәләре актив катнаша.

- Һичшиксез, уртак эшебезнең иң мөһим юнәлеше - махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Мөгаен, сез беләсездер, кичә Украина прокуратурасы миңа һәм Уфа мэрына читтән торып гаепләү белдерде. Ни өчен? Безнең СВО үткәрүгә ярдәм иткәнебез өчен. Бу өлкәдә безнең гамәлләребезнең нәтиҗәле булуын тагын бер кат раслый. Без яугирләребезне тулысынча хуплыйбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ватанны саклаучыларга ярдәм йөзеннән гумконвойлар формалаштыруда актив катнашканнары өчен барлык муниципалитетларга, авыл биләмәләренә рәхмәт белдерәм. Барлыгы республика Донбасска 130 артык колонна озатты.

Иң мөһим бурыч – махсус хәрби операция ветераннарының гаиләләрен, шул исәптән һәлак булган сугышчыларны, кайгырту. Башкортстан башлыгы районнарга эш сәфәре вакытында туганнары һәм якыннары белән очрашулары турында искәртте. Муниципалитет, авыл биләмәләре җитәкчеләре дә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүдә шәхсән катнашырга тиеш.

Эшнең өченче юнәлеше - төбәкнең икътисады һәм социаль өлкәсен тотрыклы үстерүне тәэмин итү.

Башкортстан Башлыгы республика гамәлдәге социаль-икътисади программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, шул исәптән территорияләрне үстерүгә дә кагыла, дип өстәде. Шул ук вакытта Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика районнары торак пунктларын төзекләндерүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән федераль проектларда актив катнашырга тиеш.

Көн тәртибенең тагын бер актуаль мәсьәләсе – алдау юл белән халыктан акча таләп иткән телефон мошенникларына каршы тору.

Чыгышын йомгаклап, Башкортстан Башлыгы авыл биләмәләре җитәкчеләренә бергәләшеп эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Без сезнең белән катлаулы вакытта эшлибез, бергәләшеп ил, республика алдында торган заманча чакыруларга җавап бирәбез, - диде Радий Хәбиров. - Авырлыклар безнең җәмгыятьне берләштерде. Һәм сез бу җаваплы чорда, һичшиксез, халык янында булырга, алар белән аралашырга һәм кешеләрне борчыган темалар турында фикер алышырга тиеш. Бу бик мөһим.

Семинар кысаларында республика Башлыгы шулай ук авыл җирлекләрен үстерүгә кагылышлы сорауларга да җавап бирде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас