- Агымдагы елның беренче яртысында без бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр җыелдык, берничә карар кабул иттек, - диде Радий Хәбиров. - Бүген үткәрелүче эшләргә йомгаклар ясыйбыз, бу юнәлештә алга таба гамәлләрне билгелибез. Объектларны пассив һәм актив яклауны да тәэмин итәргә кирәк. Бу - безнең җаваплылык зонасы.
Утырышта катнашучылар диверсион-террорчылык һөҗүмнәреннән, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары кулланып, мөһим объектларны яклауны тәэмин итү буенча күрелүче чаралар турында фикер алышты.
Фото: glavarb.ru