+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль , 14:50

Бөрҗәннән чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

“1 июльдә Бөрҗәннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Бөрҗән районы халкы бу юлы да зур активлык күрсәтте.

Бөрҗәннән чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Бөрҗәннән чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Автомобильләргә маскировка челтәрләре, "ВАЗ" двигателе, ике рулон полиэтилен, 350 капчык, "Урал" машинасына ике тәгәрмәч, машина запчастьләре, ачкычлар, газ баллоннары, "ЛУАЗ", "Нива", "УАЗ" автомобильләре, ике бензогенератор, ике бензопычкы, шәхси гигиена, көнкүреш кирәк-ярак, азык-төлек тупланмалары, әфганчылардан 15 литр бал һәм башка әйберләр озатылды. А

Автомобильләрне алып бару өчен республика Хөкүмәтеннән фургон җибәрелгән. Башка әйберләр "ГАЗель" автомобиленә төялде.

Контракт буенча хезмәт итүче якташлар "УАЗ-фермер", "Нива" автомобильләрен сатып алуга үзләре акча күчергән. Машиналар ремонтланган, кирәкле запчастьләре алынган. “Эш бара. Башка төбәк егетләре безнекеләрдән көнләшеп куя хәтта. Мобилизацияләнүчеләргә 6нчы машина җибәрәбез. Махсус хәрби операция зонасына барлыгы 13 машина озатылды. Бу Бөрҗән өчен аз түгел. Рәҗәп Кунафин белән Владимир Быков "УАЗ"га двигатель җыеп бирделәр. Аккумуляторны Владимир Туленков бирде. Күтәрткеч Денис Тләүбаевтан", - диде Олег Марс улы.

Гуманитар ярдәмне озатып бару өчен Бөрҗән районы Ветераннар советы рәисе Олег Галиев, Иске Собхангол авыл хакимияте башлыгы Раян Шайниязов, водительләр Рамил Минһаҗев, Рәфыйк Байназаров, шәхси эшкуар Марат Бакировлар юлга чыкты. Алар, барып җиткәнче, 10 урында тукталыш ясаячак һәм әйберләрне тапшырачак”, дип яза “Таң” гәзите.

Фото: tanburz.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: