+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль , 08:50

Мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек үзәге ул!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы нәтиҗәсендә булдырылган Уфа хосписы эшли башлауга бер ел тулды.

Мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек үзәге ул!
Мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек үзәге ул!

Кызганычка каршы, дөньяда төзәтеп булмый торган хәлләр, дәвалап булмый торган авырулар бар. Андый авыруларга дучар кешеләрнең дә гомерен авыртынуларсыз һәм мөмкин кадәр уңайлы итеп үтәсе килә, билгеле. Бу максатка хезмәт иткән шәфкатьлелек — дөньядагы иң матур күренешләрнең берседер, мөгаен. Безнең республикабыз башкаласы Уфада шундый миһербанлылык йортының булуы сөенечле. Уфа хосписы төзелешенең инициаторы республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе булды. Аны эшкуарлар, предприятиеләр, битараф булмаган меңләгән кешеләр хуплады, аларның иганәләре ярдәмендә республикада паллиатив ярдәм күрсәтү өчен заманча уңайлы комплекс барлыкка килде.

Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписында булды һәм аның коллективын учреждение ачылуның бер еллыгы белән котлады. Республика Башлыгы хоспис төзүдә ярдәм күрсәткән төзүчеләргә һәм меценатларга рәхмәт белдерде.

— Бу — республикада берен­че шундый зур хоспис. Чынлыкта, ул — шәфкатьлелек, хәйрия, кешенең иң яхшы ниятләре һәм өмет үзәге, — диде Радий Хәбиров. — Хосписны бөтен республика белән төзедек. Күп кешеләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итте. Кемдер акча бирде, кемдер төзүчеләрне җибәрде, кемдер инженерлык челтәрләренә тоташырга ярдәм итте. Мин хосписның тагын бер кыйм­мәтен күрәм: бөтен республика, битараф булмаган кешеләр берләшеп, бу кирәкле һәм мөһим объектны төзедек. Бу эшкә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт!

Бер ел эчендә хосписта 849 өлкән кеше һәм 233 бала кирәкле ярдәм алган. Хезмәт­кәрләр бригадалары, шулай ук, пациентларның өйләренә якынча 3600 тапкыр чыккан.

Республика Башлыгы бил­геләвенчә, Уфа хосписы — төбәктә паллиатив ярдәм структурасында бик җитди, уңайлы эшләүче механизм. Биредә 120дән артык кеше эшли. Радий Хәбиров биредә үз эшенә җанын биреп эшләү­че коллективка рәхмәт белдерде, хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, хосписта БДМУ, Уфа медицина колледжы һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Квалификация күтәрү үзәге кафедралары өчен клиник базалар эшләвен хәбәр итте. Алар базасында 1000нән артык студент һәм курсант белем алган һәм практика узган.

Радий Хәбиров өлкәннәр һәм балалар өчен бүлекләрне карады. Баш табиб Оксана Кузовкина билгеләвенчә, биредә өй шартлары булдырылган, хәйриячеләр кирәкле әйберләр белән ярдәм итә.

«Уфимский хоспис» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова биредә тәрбияләнүчеләр өчен барлык шартлар булдыручы уникаль коллектив барлыкка килүен сөйләде.

— Безнең хезмәткәрләр һәм волонтерлар тәрбияләнүчеләр белән якын һәм даими элем­тәдә торалар. Аларсыз хоспис булмас иде. Хосписның һәр хезмәткәре — табибмы ул, әллә территория турында кайгыртучымы — монда һәрнәрсәгә җан өрә, — диде Каринэ Хә­бирова.

Әйткәндәй, хосписның төп максаты — савыгуга өмете булмаган кешеләрнең көннәрен газапсыз һәм яктырак итү, хәлләрен җиңеләйтү. Уфа хосписында бу максатка тулысынча ирешәләр, дияргә тулы нигез бар. Моны кешеләрнең республика җитәкчелегенә җит­кер­гән рәхмәт сүзләре дә дәлилли.

Бирегә килгән һәркемнең үз тарихы бар, әлбәттә. Мә­сәлән, Уфада яшәүче Уразмановлар гаиләсе биредә баш миендә җитди тайпылыш бул­ган кызлары Арианага ярдәм тапкан. «Лиссэнцефалия» кебек катлаулы диагнозлы кызның әнисе Фирүзә әйтүенчә, Уфа хосписы командасы аларга учреждение ачылганчы ук ярдәм итә башлаган.

— Безне инвалид коляскасы белән тәэмин ит­теләр, барлык катлаулы хәлләрдә яныбызда булдылар, — ди ул. — Хоспис ачылгач, кызыбызны бире­дәге ышанычлы кулларда калдырдык һәм күп еллар эчендә беренче тапкыр ирем белән ял итәргә бардык.

Бу гаилә озак еллар янә бәби алып кайту турында хыялланган булган. Табибларга йөрсәләр дә, барлык кирәкле витаминнар куллансалар да, ниятләре тормышка ашмаган. Ә Ариананы бераз вакытка хосписта калдырып, ял итеп алганнан соң, Фирүзә йөрәк астында яңа җан яралуын аңлаган. Быел аларның игезәк балалары туган. Гаилә бу хәл­не могҗиза буларак кабул иткән.

— Кызыбызга ярдәм иткән­нәре, аңа наз, мәхәб­бәт өләш­кәннәре, безгә ял итеп алырга мөмкинлек биргәннәре өчен биредәге хезмәткәрләргә рәх­мәте­без чиксез, — ди Фирүзә Уразманова. — Һәм, әлбәт­тә, мондый хоспис өчен республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез.

Бүген Башкортстанда 23 меңнән артык өлкән һәм 680 баланың дәвалап булмый торган катлаулы авыруы бар — онкология, неврология, генетик һәм башка авырулар, җәрә­хәтләр нәтиҗәсе. Аларның барысына да ярдәм кирәк. Хоспис нәкъ менә алар өчен. Биредә алар үзләрен дәва­ханәдәге кебек хис итми, аларга мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен барысы да эшләнгән. Үзең белән яраткан мәчеңне дә алып килергә була, теләсәң, таң атканда саф һавада йөреп кер… Уфа хосписы Русиядә мондый киңкүләм гәүдәләнгән бердәнбер һәм проект буенча җайлаштырылган бинада түгел, ә нульдән төзелгән икенче учреждение. Бинаның тышкы кыяфәте дә гади түгел, функциональлеге киң. Барлык палаталар да беренче катта урнашкан, һәм һәркайсының урамга үз чыгу урыны бар.

Авыру пациентларның барысы да стационар ярдәмгә мохтаҗ түгел. Хоспис үз карамагындагыларга алар өчен уңайлы шартларда ярдәм итә. Моның өчен Уфа хосписында күчмә паллиатив бригадалар һәм «Өйдә хоспис» проекты эшли.

Шунысын да искә төшерми булмый: берничә ел элек бу хоспис мәгълүмат һөҗүмнә­ренең дә үзәгендә булган иде. Сәбәпләрнең берсе — кайбер кешеләрнең хосписның нәрсә икәнен бөтенләй аңламау. Бу якындагы бистәдә яшәүче­ләрдә хоспис төзелгәнче тискәре дулкын тудырды.
Икенче сәбәп — оппозиция, мөмкинлектән файдаланып, Радий Хәбировның абруен төшерергә һәм хосписны булдырмау идеясен кычкырып торган язмалар белән «соры матбугат”та күрсәтергә тырышучылар булды. Аларда дә­лил­ле фактлар һәм һәрьяк­лап аңлап эш итү чагылыш тапмады.
Шулай да, Радий Хәбиров һәм аның командасы Уфа халкына, заманча проект буенча төзелгән хоспис бинасы бистә­нең бизәге булачак, ә анда күрсәтелгән ярдәм күп кенә буын башкортстанлыларның тормышын җиңеләйтәчәк, дип аңлата алды.

«Өлкәннәргә хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл» дигән халык мәкале бар. Бу сүзләрне тормышка ашыручы җитәкче­лек булганда төбәкнең килә­чәге якты булачагына ышаныч зур.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: