+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль , 14:20

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе “кайнар линия” оештыра

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 18 июньнән 12 сентябрьгә кадәр мәгълүмат-белешмә сервисы (“кайнар линия”) эшен оештыра

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе “кайнар линия” оештыра
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе “кайнар линия” оештыра

Күпканаллы 8 800 347 54 линия телефоны буенча сайлау кампанияләре турында сорау бирергә, сайлау гамәлләренең тәртибе һәм сроклары турында белешмә мәгълүмат алырга мөмкин.

Эш вакыты: эш көннәрендә - 10.00 - 18.00 сәгатьләрдә, 22 июльдән ял көннәрендә - 10.00 - 14.00, 6, 7, 8 сентябрьдә - 08.00 - 20.00, 9, 10, 11, 12 сентябрьдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә. Шалтырату бушлай.

Сорауларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалары һәм комиссия Аппараты хезмәткәрләре җавап бирә.

Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларда тавыш бирү өч көн - 6, 7, 8 сентябрь дәвам итәчәк.

Фото: cikrb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: