+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль , 14:30

Ни өчен авыл кешеләре шәһәрләрдә акылдан яза?

“Городской сумасшедший” булып тумыйлар...

Ни өчен авыл кешеләре шәһәрләрдә акылдан яза?
Ни өчен авыл кешеләре шәһәрләрдә акылдан яза?

Интернет челтәрендә яңалыклар карарга яратабыз. Бигрәк тә кешеләр акылдан язып, нинди дә булса “тозсыз” гамәлләр башкарган видеолар популярлык яулый. Кемнәрдер шәрә килеш урамда йөри, икенчеләр, күршеләренә “этлек” эшлим дип, ихаталарны яисә подъездларны пычрата. Бер дә юктан истерика тудыручылар да бар, ә әби-чәбиләр барлык үткән кешене кәнтәй яисә наркоман дип сүгә. Әйе, төрле кешеләр һәм төрле хәлләр була. Ләкин бит шул акылдан язган кешеләрнең күбесе – чирлеләр (димәк, алар боларны хайп яисә игътибар яулау өчен эшләми). Һәм рәсми булмаган статистика буенча алар – авылдан килгән кешеләр. Ни өчен авыл кешеләре шәһәрләрдә шулай үзгәрә, акылдан яза? Шәһәрдә ничек үзеңә тугры булып калырга, ничек “йөзеңне” югалтмаска? Әйдәгез, бергәләп бу вәзгыятьнең төбенә төшәргә тырышып карыйк.

Без нинди?

Агыйделдә таң ата. Рухны күтәрә, дәрт уята, тәнгә көч бирә торган салкынча таң. Агыйдел таңы. Тын. Бик тын. Күктә соңгы йолдызлар сүнә. Аның (Агыйделнең) өстеннән акрын гына сыек томан күтәрелә. Су читендә ялгыз көймә. Ул салмак кына чайкала. Илсөяр, шуларның барысына да сокланып карап торды да, әкрен генә әйтеп куйды: “Шундый матур, әти, шундый матур тышта...
(“Маякчы кызы”, Гариф Гобәй.)

Әйе, без – авыл кешеләре. Авылда, табигать кочагында үскәнбез. Әйләнә-тирәнең матурлыгын татып, аның белән рухланып, дәртләнеп, шул ук вакытта аны саклап тормыш иткәнбез. Табигатьне кадерләп, аның иксез-чиксез байлыкларыннан файдаланырга өйрәнгәнбез. Язын җиргә биреп, көзен аннан алып, ягъни җир һәм туган як белән гармония булдырганбыз.
Авыл кешеләре табигатьнең матурлыгын һәм ямен күрә белә. Елның һәр мизгеле белән, кояшның һәр нуры, искән җилнең моңы, яуган кар бөртекләренең җемелдәве белән соклана, аларны җырга сала, шигырьләргә үрә, повестьлар итеп мәңгеләштерә.

Шул нечкә күңелле авыл кешеләре зур, тузанлы, тавышлы, шау-шулы мегаполиста озакка калса, ни булыр? Ул акылдан язар...

Зур мегаполиста бар да башкача...
Беренче тапкыр мин моны университетка укырга кергәч тойдым. Авылдан зур шәһәргә килгәч, өстеңә уку һәм башка бурычлар һәм эшләр төшкәч, арыта башлый. Тормыш тынгысыз, шул ук вакытта ниндидер бер кызу темпта очарга тотына. Бер-ике ай шул темпта яшәгәч, “перезагрузка” кирәк булуы ныклап сиздерә, ә “перезагрузка”ны авыл гына бирә ала. Авылга кайту шәһәрдә булган проблемалардан, эшләрдән игътибарны читкә юнәлтә, ял бирә. Авылда бит ял да булмый, ел әйләнәсенә эш: кышын – кар һәм мал-туар, язын – бакча эшләре, җәен – печән, көзен – уңыш җыю. Ләкин шулай да авылда баш ял итә, күңел күтәрелә.

Шәһәрдә туып-үскән, авылларда туганнары һәм якыннары булмаган кешеләрне кызганам мин. Еллар дәвамында бер “таш джунгли”да гына утырып булмый. Авылга кайтырга мөмкинлек булмаса – каядыр барып, дөнья күрергә кирәк. Шул рәвешле отпусклар, походлар, кемпинг (палаткаларда табигатьтә ял итү) һәм глэмпинглар (табигатьтә махсус корылган кечкенә агач йортларда/базаларда ял итү), сплавлар, антикафе һәм башкалар барлыкка килгәндер.

Ә авылда шуларның барысы да бушлай. Походлар – ул урманда җиләк-җимеш җыю, көтү көтү. Кемпинг дип ерак-ерак басуларга якыннар белән барып печән эшләүләрне әйтеп буладыр.Зур мегаполиста тормыш кайный. Бу тормышны ниндидер бер юлдан очып барган машина, яки рельс буенча барган поезд белән чагыштырып буладыр. Әгәр дә ул агымга туры килмисең икән, артта каласың икән – яши алмыйсың. Ә ул темпны саклап бару авыр. Авылдан килгән яшьләр, яңа кичерешләр татып карыйсылары килгәнгәме, әллә шәһәр ритмына җиңелрәк туры килер өченме – еш кына үз тормышларын катлауландыра, яисә бөтенләй боза. Кемдер “кара” схемалар белән акча эшли башлый, кемдер дусларга яисә начар компаниягә кушыла, икенчеләр укуын ташлый яисә укырга йөрми. Нәтиҗәдә – начар финанс хәле, чирләр, закон һәм якыннар белән проблемалар.

Ләкин махсус рәвештә үз тормышыбызга аяк чалмасак та, кайвакыт без сәбәпче булмаган шартлар килеп туа. Ачык мисал китерәм. Дустымның танышы шушы көннәрдә эшендә зур стресска дучар булды. Эше авыр, физик яктан да, психологик яктан да. Өстәвенә, эш графигы гадәти түгел, димәк, ял вакыты да сирәк була. Кешенең нерв күзәнәкләре мондый киеренкелеккә түзә алмаган, ахры, аның контрольсез паника атакалары һәм истерикалары башланган.

Менталь проблемалар ничек башлана?
Мөгаен, менталь проблемалар шулай башланадыр да. Вакыт җитмәү, эштә яисә укуда стресс, акча җитмәү, шәхси тормыштагы хәл-вакыйгалар, һава торышы һәм башка факторлар кеше өстенә бер мәлдә кар кебек өелергә мөмкин.
Сербский исемендәге Психиатрия һәм наркология медицина-тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, 8 миллион русияле рәсми рәвештә депрессия хәлендә. Моннан тыш, безнең илнең һәр 18нче кешесе психик тайпылышлардан интегә. Ике атнадан артык дәвам иткән начар кәеф, иртән торырга теләмәү, тормышка кызыксыну югалу, сүлпәнлек һәм ярсучанлык – болар барысы да психиатрга барырга вакыт җиткәнен күрсәтә.

Акылдан язуга китерүче төп сәбәпләр: стресс, ашау һәм/яки йокы җитмәү, чирләр (шул исәптән хроник авырулар, дару яисә дәвалануны тиешле дәрәҗәдә алмау), начар гадәтләр (тәмәке тарту, алкоголь эчү (шул исәптән энергетиклар куллану) тыелган препаратлар кабул итү) һәм урбанизация.

Әйе, шәһәрдә үз-үзеңне саклау, үзеңә тугры булып калу авыр. Шулай да тырышырга кирәк. Моның өчен әти-әни белән тыгыз элемтәдә булу мотлак. Алар – күпне күргән, тәҗрибәле кешеләр. Алар һәрвакыт аңлаячак, киңәш бирәчәк, дөрес юл күрсәтәчәк. Әти-әни белән аралашырга, аларга проблемаларыгызны, күңелегезне борчыганнарны сөйләргә курыкмагыз. Һәрхәлдә, проблеманы яшереп калу, аны күпертү, вәзгыятьне катлауландыру дөрес булмас. Барысы да соңыннан ачыкланачак, серләр чишеләчәк һәм әти-әниләргә инде зурайган проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Әти-әни колагы ишетергә тиеш булмаган хәлләр булса – якын туганнар, дуслар бар. Һәрхәлдә, сине аңлаучы кешеләр кирәк.
Укучыларыбыз арасында әлеге әсәрдәге кебек авылсыз калганнар юктыр. Урбанизация зур темплар белән барса да, авыллар яши. Авыл халкы шулай ук тормышка шатлана (чаралар үтә, клублар эшли, сабантуйлар гөрләп уза), табигать белән гармониядә яши (бакчалар чәчәктә утыра, кечкенә булса да көтүләр чыга, чишмәләрдән су ургыла, печән эшләнә) гореф-гадәтләр саклана (традицион бәйрәмнәр һәм чаралар үткәрелә). Монда мунча керү, әти-әни өендә бергә вакыт үткәрү, туганнар белән күрешү кебек ял мизгелләре дә, печән эшләү, бәрәңге утырту, бакча, умартачылык, мал чалу, кар көрәү, көтү көтү һәм ел әйләнәсенә булган башка күптөрле эш тә бар.

Димәк, авылларда тормыш дәвам итә. Авылларга ешрак кайтыйк, туган йортта һәм туган җирдә булыйк. Шулай итсәк, стресска һәм башка менталь проблемаларга вакыт һәм урын булмас!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: