Утырышны ачып, Урыс география җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Попечительләр советы рәисе Радий Хәбиров кунакларны сәламләде һәм республика башкаласының 450 еллыгы алдыннан Уфада әһәмиятле чара уздыруга ышаныч белдергән өчен РГО Советына рәхмәт белдерде.
– Безнең чараның Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара кампусында узуы очраклы түгел. Нәкъ менә шушында безнең РГО бүлекчәсенең штаб-фатиры урнашачак. Безнең өчен РГОның Башкортстан бүлекчәсе һава кебек кирәк. Шуны әйтә алам, без бу җәмгыятьне яратабыз, актив шөгыльләнәбез, җыелабыз һәм фикер алышабыз. Һәм монда, әлбәттә, актив, эшлекле кешеләр бар, – диде Радий Хәбиров. – Урыс география җәмгыятенең тарихы 1845 елда башлана. Аның башында танылган тикшеренүчеләр Иван Крузенштерн, Фердинанд Врангель, Федор Литке тора. Алар барысы да – Урыс география җәмгыятенә нигез салучылар. Бу – искиткеч факт.
Төбәк җитәкчесе соңгы елларда Башкортстанда ландшафтны, төбәкнең табигый үзенчәлекләрен һәм мәдәниятен өйрәнү, яңа туристлар локацияләре ачу буенча зур эш башкарылуын сөйләде. Мәсәлән, республика элекке Советлар Союзы территориясендә ЮНЕСКОның Глобаль геопаркы статусын алган геопарк булдырылган беренче төбәк булды. “Янгантау” Салават районында урнашкан. Моннан тыш, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Башкортстан территориясендәге икенче геопаркны кертүгә гариза әзерләнде. Ул республика Башлыгы башлангычы белән 2018 елда Ишембай, Стәрлетамак, Гафури һәм Мәләвез районнары территорияләрендә булдырылган.
Яңа объектлар арасында Салават районындагы “Салават җире” мемориаль паркы, Бөрҗән районындагы “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы бар. Сәнәгать мирасын саклау кысаларында республикада Мәләвез районының Воскресенское авылында элекке бакыр эретү заводы территориясе төзекләндерелде һәм “Воскресенское заводы” арт-үзәге ачылды. Ишембай районының Верхотор авылында җәмәгать киңлекләре төзелә, анда XVIII гасырдагы бакыр эретү заводы, XIX гасырның икенче яртысындагы гыйбадәтханә һәм күпер сакланып калган.
– Бу эшчәнлек, шул исәптән, төбәктә туризм үсеше белән дә бәйле һәм безнең икътисадның мөһим өлеше булып тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Алга таба да бу юнәлешкә игътибар итәчәкбез.
Урыс география җәмгыятенең төбәкләр Советы рәисе Артем Манукян билгеләп үткәнчә, Башкортстан РГОның федераль проектларында актив катнаша.
– Башкортстандагы бүлекчә Урыс география җәмгыятенең иң яхшы ун бүлекчәсе арасына керә, сыйфатлы һәм масштаблы проектларны тормышка ашыра, – диде Артем Манукян. – Бу – экспедиция-проект, нәшрият эшчәнлегенә кагыла. Яшьләр белән зур эш алып барыла һәм, әлбәттә, туризмны үстерүгә, төбәкнең туристлык потенциалын арттыруга игътибар бирелә. Бу – күпчелек очракта нәкъ менә республикада күп еллар дәвамында уңышлы эшләүче Попечительләр советының казанышы.
Артем Манукян Радий Хәбировка Урыс география җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең 70 еллыгы уңаеннан котлау адресы тапшырды. Шулай ук, Башкортстан Башлыгы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен “Төньяк полюс – Стратосфера-2024” проектының Рәхмәт хатына лаек булды.
Урыс география җәмгыяте башкарма дирекциясе вәкиле Сергей Корлыханов агымдагы елның ноябрендә узачак РГОның Башкортстан бүлекчәсенең юбилей чараларын уздыруга әзерлек турында сөйләде.
– Башкортстан – минем Ватаным. Монда минем әти-әнием һәм дусларым яши. Быел Башкортстанда РГОның 70 еллык юбилеен билгеләп үтәбез, әзерлек башланды инде. Бүлек Попечительләр советы һәм урындагы белгечләребезнең нәтиҗәле эше ярдәмендә яхшы үсеш ала, – дип билгеләп үтте Сергей Корлыханов.
Урыс география җәмгыятенең төбәкләр Советы рәисе Артем Манукян Валериан Альбанов исемендәге Полярчылар музее мөдире Оксана Мальцевага кыйммәтле экспонатларны тапшырды. Алар арасында – Николай Пинегинның 1924 елда басылган “В ледяных просторах. Экспедиция Г.Я. Седова к северному полюсу 1912-1914 г.” һәм 1914 елда Петроградта басылган китап: “Полярная экспедиция лейтенанта Г. Л. Брусилова на шхуне “Святая Анна”, экспедициянең кораб журналы, аны Валериан Альбанов саклап калган.
– Валериан Иванович Русиягә кайткач, шунда ук кораб журналын бастыра. Бездә аның күчермәсе генә бар иде, музейга басманың төп нөсхәсен тапшырган өчен РГОга зур рәхмәт, бу – зур библиографик табыш. Судно журналы Арктика карталарын яңартырга ярдәм итә, чөнки Брусилов экспедициясе элек кеше аягы басмаган урыннарда була, – дип сөйли Оксана Мальцева.
Утырышның ахырында Радий Хәбиров Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзаларына актив эш өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Урыс география җәмгыятенең Иглин районындагы бүлекчәсе рәисе, Иглин районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Шамил Габдуллин “РГО чишмәләре” республика табигатьне саклау проектында катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде.
Шамил Рабис улы җитәкчелегендә Урыс география җәмгыятенең урындагы бүлеге актив үсеш ала. Бүлекчә активистлары фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшләре алып бара, җәяүле походлар, турслетлар һәм экспедицияләр оештыра. Әлеге юнәлеш кысаларында район укучылары тарафыннан чик географик нокталар, районның үзәк ноктасы билгеләнгән. Моннан тыш, Шамил Габдуллин Иглин районында географияне, туризмны һәм спелеологияне популярлаштыру белән актив шөгыльләнә.
– 2017 елда Иглин районының Үктәй авыл биләмәсендә Үктәй тавы итәгендә урнашкан, халыкта “Әүлия чишмәсе” дип аталган чишмә төзекләндерелде һәм ул бүген халыкның яраткан урыны булып тора. 2023 елда Түбән Ләмәз авылы янындагы чишмә төзекләндерелде. Чишмәләрне төзекләндерү буенча “РГО чишмәләре” табигатьне саклау проектының федераль конкурсы нәтиҗәләре, шулай ук, онлайн-тавыш бирү буенча, Иглин районы Ташлы Елга авылының “Ләмәз чишмәсе” Башкортстанның иң яхшы ун чишмәсе исемлегенә керде, – ди Шамил Габдуллин. – 2024 елда “РГО чишмәләре” проекты, шулай ук, онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Иглин районы Яңа Бакай авылының “Бакай чишмәсе” Башкортстанның иң яхшы өч чишмәсе исемлегенә керде.
Яңа Бакай Красный Восход авыл биләмәсенә карый. Совет чорында “Красный Восход” совхозы составына керә. Авылга 1925 елда көчле чишмәләр янында, елан таулары итәгендә нигез салына. Чишмәләр “Елан таулары турында” легендада искә алына. Красный Восход урта белем бирү мәктәбенең география укытучысы В. П. Карпов укучылар белән берлектә 2002-05 елларда Красный Восход авылы тирәсендә эчәр суларның сыйфаты буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә.
Авыл тирәсендәге егермедән артык чишмә исәпкә алына, аларның мониторингы алып барыла. Тикшерүчеләр органолептик күрсәткечләрне анализлый, суның химик һәм бактериологик анализларын ясый. Яңа Бакай авылы чишмәсе ГОСТ таләпләренә җавап бирә. Бу хакта хезмәтләр фәнни басмаларда дөнья күрә. Һәр чишмәнең үзенчәлекле тарихы бар һәм бу чишмәләр буенча эш аларның киләчәк буыннар өчен тарихи кыйммәтен сакларга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Гаилә елы кысаларында Яңа Бакай авылындагы чишмәнең мөһимлегенә һәм кыйммәтлелегенә игътибарны җәлеп итәргә телибез. Кешеләр чишмәнең матурлыгыннан һәм уникальлегеннән ләззәтләнсен, шулай ук, аның суын үз ихтыяҗлары өчен куллансын өчен табигать объектын төзекләндерү мотлак.
Урыс география җәмгыятенең Чакмагыш районы бүлекчәсе рәисе, Чакмагыш 1нче урта мәктәбенең география укытучысы Лилия Әнфир кызы Макулова грант проектлары конкурсында катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде.
– 2024 елда Урыс география җәмгыятенең урындагы бүлекчәләре арасында грант конкурсына гариза бирергә карар иттек. Конкурста катнашу өчен “Чакмагыш районының истәлекле урыннары” лото-уены сайланды, – ди Лилия Макулова. – Әлеге лотоның максаты – Чакмагыш районының истәлекле урыннары турында сөйләү, күрү сәләте бозылган кешеләрне уенга җәлеп иткәндә аларның иҗади активлыгын үстерү. Чакмагыш районының истәлекле урыннарын өйрәнү нигезендә башлангыч, урта мәктәп укучылары өчен лото-уеннар үткәрәчәкбез, Ватаныбызның героик битләре белән кызыксынуны арттырачакбыз. Апрель аенда без грант конкурсында җиде җиңүче арасына керүебезне белдек. Эшебезне югары бәяләгән өчен зур рәхмәт. Бу – алдагы эшчәнлегебез өчен зур этәргеч.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.