+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июль , 18:05

Элек яхшырак иде...

Күпләр ретроспективаны үзләре өчен яшәү философиясеитеп ала һәм аңа тугры кала. Бу дөресме?

“Элек яхшырак иде” – без моны еш кына кемнән дә булса ишетәбез, яисә үзебез әйтәбез. Бу – ностальгия һәм дөнья гадирәк һәм җиңелрәк булып күренгән вакытларга кайту теләген чагылдыра. Ләкин бу сүзләр никадәр дөрес соң? Урынлымы? Әйдәгез, бергәләп уйланыйк.

Әйе, чынлап та, без түбәннән күтә-релдек. Әти-әниләребезнең, үзебезнең элекке һәм бүгенге тормышыбызны чагыштырсак – җир белән күк арасы. 20-25 еллар элек ниләр ашаганны, нинди шартларда яшәгәнне, нинди җиһазлар кулланганны, гомумән алганда, тормы­шыбызны искә төшер­сәң – исең китәр! Икенче яктан, кайчак шул вакытка кайтасы килә: анда гадирәк, җиңелрәк, кайгысызрак кебек иде. Әмма бүген нинди шартларда яшәве-безгә без, әлбәттә, әти-әниләребезнең тырышлыгына, мотивациясенә һәм хөкүмәткә рәхмәтле булырга тиешбездер, дип уйлыйм.

Һичшиксез, һәр буын үз авырлыкларын һәм сынауларын кичерә. Бүген күзәтелгән технологик прогресс безгә шактый күп уңайлыклар һәм мөмкин­лекләр бирә, әмма шул ук вакытта яңа проблемалар да тудыра. Үткәннең матур мизгелләрен искә төшерү һәм элек чыннан да яхшырак булганмы дигән сорауга җавап бирү өчен беразга артка әйләнеп карыйк.

Туксанынчы еллар. Әни кер юарга урамдагы колонкадан, яисә, ул ватык булса, чишмәдән көянтә белән су ташый. Аннары “белизна” һәм ниндидер бер арзан порошок белән көнозын “Малютка”да кер юа. Куллары белән. Кер күп, ләкин әни барысын да юа, соңрак алар ап-ак, пөхтә булып кер бавына эленә. Ә хәзер ничек? Һәрбер авыл йортына су кергән, һәр­кемдә “автомат” машина бар, кыйм­мәтле порошоклар һәм кондиционерлар алабыз. Ләкин кер атна буе юылмыйча “кер тартмасы”нда ятарга, ә юу чаралары керне тулысынча матур һәм чиста итеп юып чыгара да алмаска мөмкин. Технологик алгарыш нәтиҗәсе шулмы? Шул “автомат”лар, безнең вакытны һәм көчне экономияләү урынына, безне ялкауландырдымы?
Элек күңел ачу да күңеллерәк кебек иде бит! Авылда телевизор ике генә канал күрсәтә иде – “Беренче” һәм “Икенче” каналлар, ләкин шуларны бөтен гаилә белән карый идек! Аларда интерактив программалар да, яңалык­лар, концертлар, фильмнар һәм сериаллар, спорт ярышлары, дөньяви чаралар да күрсәтелә иде. Ә балалар өчен “мультиклар” якшәмбе иртәсендә генә була иде, ярты сәгать. Хәзер ничек? 300әр канал тоташтырып була, ләкин карарга әйбер юк – күрсәткән әйберләре ни кызык, ни файдалы тү-гел.

Ә фильмнар һәм музыка? Элек фильмнар кызыклырак һәм мавыктыргычрак, ә музыка мәңгегә күңелдә калырлык һәм заманча иҗатка караганда моңлырак иде кебек түгелме? Балачакта бер-ике яраткан кассета көненә өчәр тапкыр ялыктырмыйча-арытмыйча тыңлана иде.

Фильмнар карау да ниндидер бер ләззәт бирүче шөгыль кебек иде. Әйе, ул заманда төшерелгән фильмнарның техник сыйфаты түбән, гомумән алганда, саны аз булган. Ләкин теләсә кайсысын карагач, мин шакката торган идем, аның дәвамын күрәсе, дусларга сөйлисе һәм күрсәтәсе килә иде. Шул фильмнарны да видеокассеталар сатып алып, дуслар­ белән кассеталарны алмашып карый идек бит. Ә хәзер нәрсә? Ай эчендә әллә нинди кыйммәт­ле, “пиарланган” ленталар чыга. Аларны бер карагач, нәрсә турында булганын да онытасың.

Киңкүләм мәдәният чын мәгънәсен­дә киңкүләм иде: ул чордагы җырлар һәркемнең күңеленә ятыр, ә фильмнар истә калыр, кассеталар кулдан-кулга йөрер иде. Бүген исә бу тылсым югалды: кассеталар, сервисларга акчалата язылып, музыка тыңлау һәм кино карау белән алыштырылды, җырлар тирән­тен мәгънәсен һәм моңын югалтты, артистлар җырларда сүгенә башлады яисә әхлакый кыйммәтләрне читкә какты.

Бүген ясалма интеллект тулы кыйм-мәтле музыка яза һәм искиткеч картиналар төшерә белә. Ә фильмнар, гомумән алганда, “хромокей”да (яшел фонда) төшерелә, компьютер эффект­лары ярдәмендә үзгәртелә һәм тамашачы хөкеменә чыгарыла. Һичшиксез, мондый ысуллар кино төшерү процессын тиз­ләтә һәм җиңеләйтә. Шуңа күрә, тамашачы, элекке белән чагыштырганда, шул ук вакыт эчендә күбрәк тасмалардан ләззәтләнә ала. Икенче яктан, кино җитештерүдә бу техноло­гияләр­дән файдалану – ул тармакны конвейерга кую һәм мәдәни кыйммәтне төшерү.

Технологик прогресс кеше иҗатын һәм мәдәниятен алмаштыра алырмы икән? Әллә, киресенчә, яңа техноло­гия­ләр үзләренең куәте һәм санлы чишелешләр ярдәмендә мәдәниятне әле без белмәгән яңа дәрәҗәгә күтә-рерме? Сорау ачык кала. Әмма, ми-нем­чә, бүген кеше иҗаты берникадәр төшенкелеккә дучар.

Хәзер китап укыган кеше­ – сирәк күренеш. Истә, элек караңгы, буранлы кышкы кичләрдә, кар ерып, җилгә каршы торып, әни белән авыл­ның бер очыннан икенче очына авыл китапха­нәсенә йөри идек. Ул киштәләр­гә тезелгән һәм өстәлләрдә өем-өем китаплар яткан иске бер бина иде. Сал­кын ишегалдында пималарны кардан себерә­сең дә, китапханәгә кергәч, аларны са­лып куясың. Эчтә җылы, мич дөрләп янып тора. Шул китапларны йөреп-йө­реп карыйсың, ахыр чиктә, үзеңә ошаганын сайлап, яздырып алып кайтып китәсең. Ә сез авыл китапханә-сенә йөри идегезме? Бәлки хәзер дә йөрисездер?

Безнең гаиләдә китапханәгә йөрү – гади шөгыль генә түгел, ә үзе бер ритуал иде. Анда әниемнең абыйсы, әнием йөргән, шуннан абыем һәм мин. Александр Волковның 6-7 китаптан торган “Волшебник Изумрудного города” повестен үз “гасыры”нда гаилә­безнең һәр вәкиле укып чыкты. Ул китаплар кулдан-кулга йөрде. Соңгы укучы мин булдым. Истә, мин укыган китаплар иске, саргаеп һәм ертылып беткән, кайбер битләре бөтенләй югалган иде. Китап битләрендә әнинең һәм абый­ларымның язмаларын һәм “пасхалка”­ларын табу – үзе бер куаныч була иде. Ә хәзер ничек?

1969 елның октябрендә Интернет барлыкка килгән. Аны, беренче чират­та, уку һәм файдалы мәгълүмат алу өчен уйлап тапканнар. Бу “челтәр”гә нигез салучылар белем алуны киңкү­ләм, һәркем файдалана алырлык итү, ә гади халык өчен ерак киләчәктә барлык китапларның һәм мәгълүматның Интернетта булуы, аларны һәркем бушлай укый алуы турында хыялланган. Ерак киләчәк килеп җитте: мәгъ­лүмат һәм белем безнең уч төбендә ята. Алардан ничек файдаланабыз?

Уку һәм мәгълүмат алу дигәндә – гәзит укыйбызмы соң? Истә, картәнием элек көне-төне диярлек үзе зурлык, А2 форматындагы “Кызыл таң” гәзитен укый иде. Кечкенә чагымда: “Нигә карт­әни зурлыгы буенча кечерәк гә-зиткә язылмый икән?” – дип уйлый идем. “Кызыл таң” хәзер кечкенә һәм уңайлы А3 форматында да чыга. Ләкин басма мат­бугат­ның тиражы, элекке белән чагыштырганда, бик түбән. Сүз уңаен­нан: редакция ветераннары сүзләрен­чә, 70-90нчы елларда гәзит атнасына биш тапкыр чыккан, ә тиражы 120 мең данә бул­ган (әле 3500).

Гәзиткә язылыйк! Яраткан басмаларга – “Кызыл таң” гәзитенә, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларына традицион рәвештә почта бүлекчәләрендә дә, онлайн да язылырга мөмкин. “Республика Башкортостан” нәшрият йорты өйдән чыкмыйча берничә минут эчендә басмаларыбызга подписка рәсмиләш-те­рергә тәкъдим итә. Онлайн язылу сервисыннан сайтта файдаланырга мөмкин: rbsmi.ru. Моның өчен “язылу” бүлегенә керергә: https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/, гәзит яки журналны сайлап алырга, аның басма яисә электрон версияләренә язылырга кирәк.

Аралашуга килгәндә, минемчә, элек кешеләр күбрәк бер-берсе белән шәхсән аралашкан. Дуслар һәм якыннар белән һәр очрашу үзенчәлекле булган. Бүген телефон һәм социаль челтәрләр ярдәмендә без һәрвакыт элемтәдә була алабыз, әмма еш кына элемтәнең тирәнлеген һәм әһәмиятен югалтабыз.

Шулай ук элек игътибарны таби­гать­тән читкә юнәлткән техника һәм күңел ачу чаралары азрак булу сә­бәп­ле, кеше табигатьтә күбрәк вакыт үткәргән һәм тирә-як мохит турында күбрәк кайгырткан. Шуңа күрә кешеләр даими рәвештә шәһәрдән читтә вакыт үткәргән, тормышның гадилегеннән һәм матурлыгыннан ләззәтләнгән. Бүген без еш кына гаджетлар һәм виртуаль чынбарлык әсирлегендә, офисларда яки йортларда яшеренә­без, табигатьтән ләззәтләнү һәм якыннарыбыз белән рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеген югалтабыз.

Чынлап та, без түбәннән күтәрел­дек. Технологик алгарыш чынбарлыкны, тормышны, яшәешне бө­тен­ләй үзгәртте. Ләкин безгә тәкъ­дим ителгән технологияләр һәм уңай­лыклардан бераз гына аңлырак файдаланырга кирәктер, дип уйлыйм.
Үткәннәрнең барлык гүзәллеклә­ре­нә карамастан, элек яхшырак бул­ган, дип расларга ярамый. Кеше ваемсыз яшьлеген искә төшергәндә, шул чордагы проблемалар һәм чикләүләр турында оныта. Технологияләр һәм фән үсә, бүген без тормышны күп кенә уңай­лыклардан һәм заманча мөмкин­лекләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, яңадан ул заманда без бөтенләй яши алмас идек, дип уйлыйм.

Моннан тыш, һәр чорның үз өстен-лекләре һәм җитешсезлекләре бар. Без үз заманыбызның мавыктыргыч прогрессын да, үткәннең гүзәл мирасын да дөрес бәяләргә тиешбез. Элек яхшырак булган дип раслау урынына, әйдәгез, тарихи чорларны чагыштыруны туктатыйк һәм безгә бирелгән­нәрдән ләззәт ала башлыйк.

Камиллекнең чиге юк, эволюция тик тормый, һәрвакыт яхшылыкка һәм идеалга омтылырга кирәк. Элек бул­ганнар үткәннәрдә, матур хатирә һәм истәлек булып калсын. Ә без тагын да алгарак барырга һәм югарырак баскычларга ме­нәргә тырышыйк, идеалга омтылыйк.

Киләчәк безнең барыбыз өчен дә сер булып кала һәм безгә аны яхшырак итү мөмкинлеге бирелә. Без үткәннең кыйммәтләрен саклап, яңа биеклек­ләр­гә ирешә алабыз. Үз-үзебезне үс­терү һәм уңышка ирешү өчен безнең алда шулкадәр мөмкинлекләр булганда ретроспективада яшәүнең мәгънәсе юк.

Денис ТАВАЕВ.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: