Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең, хатыннарының һәм балаларының чын күңелдән кайгысын уртаклашты һәм сугышчылар хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен аларга генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
- Егетләр Ватан өчен гомерләрен бирде. Аларның һәрберсе үз бурычын тулысынча үтәде. Алар - чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз – алар турында истәлекне саклау, – диде Радий Хәбиров. - Сез чын ир-атларны, патриотларны, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәнсез. Улларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Безнең төп бурыч - аларны истә тоту, аларның истәлеген мәңгеләштерү, даими хәстәрлек күрсәтү, ата-аналарны, аларның гаиләләрен һәм балаларын игътибар үзәгендә тоту.
Башкортстан Башлыгы шулай ук республика кардиоүзәгендә һәлак булганнарның әти-әниләрен сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү программасы эшләвен искәртте.
– Үзегезне саклап калу, сәламәтлегегез турында кайгырту мөһим, күпләргә оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Һәм, әлбәттә, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү - муниципалитет башлыкларының беренче чираттагы бурычы.
Төбәк җитәкчесе һәлак булганнарның әти-әниләре һәм хатыннары сорауларына җавап бирде, алар социаль түләүләргә, балаларны укытуга һәм дәвалауга кагылышлы иде, һәм берничә йөкләмә бирде.