+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль , 18:30

Радий Хәбиров конференциядә чыгыш ясады

16 июльдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җир-милек мәсьәләләренә һәм дәүләт кадастр бәясе хезмәтенең юбилей датасына багышланган Идел буе федераль округы буенча конференциянең пленар утырышында катнашты.

Радий Хәбиров конференциядә чыгыш ясады
Радий Хәбиров конференциядә чыгыш ясады

Эшлекле программа башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы төбәкнең «Красноусол», «Ассы», «Йоматау», «Танып», «Зеленая роща», «Карагай», «Янгантау», «Яктыкүл» шифаханәләренең экспозицияләрен карады.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында конференциядә катнашучыларны Русиянең дәүләт кадастр бәясе хезмәтенең 25 еллыгы белән котлады, җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсе хезмәткәрләре эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады.

- Җир-милек мөнәсәбәтләренең барлык хезмәтләренең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге теге яки бу төбәкнең халәтен билгели. Бу өлкәдә эш - интеллектуаль, һәм монда, мөгаен, бу кызык булган кешеләр эшли торгандыр. Чөнки җирне икътисади эшчәнлеккә һәм әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итүне, дәүләт, муниципалитет мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү - бик мөһим. Бүген безнең республикада хәл итә торган бурычлар турында сөйләргә, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга мөмкинлек бар, - диде Радий Хәбиров. - Барыгызга да нәтиҗәле эш телим.

Төбәк җитәкчесе Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бердәм һәм актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте.

- Мин Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаровка округтагы мөнәсәбәтләрдә аерым мохит тудырганы өчен бик рәхмәтле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Идел буе округы - үзенчәлекле гаилә, без бер-беребезгә иң авыр минутларда ярдәм кулы сузабыз. Ырынбур өлкәсенә зур мәшәкат тугач, бөтен округ су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү теләге белән берләште. Шулай яшәргә кирәк.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина Башкортостанның Русия кадастр бәяләвен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендәге өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

- Светлана Николаевна Санниковка һәм “Дәүләт кадастр бәяләве һәм техник инвентаризация” республика учреждениесенең барлык коллективына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сез чыннан да тармак үсешенә зур өлеш керттегез һәм хаклы рәвештә илдәге иң яхшы оешмаларның берсе булып саналасыз, - диде Екатерина Карутина. - Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2025 елның 1 гыйнварына БДБ катнашучы дәүләтләренең пространстволы мәгълүматлар порталын төзергә йөкләде. Бу безнең "Пространстволы мәгълүматларның милли системасы" - бүгенге көндә иң мөһим өстенлекләрнең берсе. Файдаланылмаган җир ресурсларын һәм милекне әйләнешкә кертүне дәвам итү мөһим, чөнки бу икътисадны үстерү өчен кирәк. Бүгенге конференция, һичшиксез, уртак эш мөмкинлеген киңәйтәчәк.

Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская чыгышында билгеләп үткәнчә, Русия Федерациясе субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма власть органнары ассоциациясенең беренче утырышыннан 10 ел узды.

- Екатерина Дмитриевна Карутинага зур рәхмәт, ул без актив эшли башлаган вакытта Идел буе федераль округының барлык субъектларын берләштерде. Бүген без аралашабыз һәм барлык мәсьәләләрне хәл итәбез. Бу безнең субъект һәм бөтен округ үсешендә уңай чагылыш тапты, - дип ассызыклады Наталья Полянская.

Чараны оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте, Идел буе федераль округы субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсе башкарма власть органнары ассоциациясе, министрлыгы, төбәкнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика буенча “Росреестр идарәсе”, “Дәүләт кадастр бәяләве һәм техник инвентарьлаштыру” учрежениесе.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: