+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июль , 15:05

Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Абхазиядә

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Абхазия Республикасына рәсми эш сәфәре белән килде. Абхазия-Русия дәүләт чигендә аларны Абхазия Президенты Аслан Бжания каршы алды.

Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Абхазиядә
Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Абхазиядә

- Абхазия белән Башкортстан арасында нәкъ 30 ел элек дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Һәм ул гамәлдә. Былтыр без аны сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, туристлык һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне үстерү турындагы килешү белән беркеттек. 2023-25 елларга безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү буенча "юл картасы" проектын килештерүгә ирештек. Барлыгы исә узган ел нәтиҗәләре буенча Абхазия Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 105 ил арасында 42нче урында тора. Безгә үсәр мөмкинлекләр бар, - дип шәрехли Андрей Назаров.

Яклар икътисади хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен караячак, "Башкортстанда озын гомерлек. Туризм" проекты турында фикер алышачак. Былтыр әлеге пилот проекты кысаларында кояшлы Абхазиягә ташламалы шартларда Башкортстанның 46 пенсионеры барды.

Сәфәр кысаларында делегация республиканың Сухум һәм Гөлрыпш районнарында булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: