+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июль , 14:45

Владимир Путин юл ачу тантанасында катнашты

Русия Президенты Владимир Путин Тверь өлкәсендә "Нева" М-11 трассасының Тверь шәһәрен урап узу юлын ачу тантанасында катнашты.

Владимир Путин юл ачу тантанасында катнашты
Владимир Путин юл ачу тантанасында катнашты


Идел аша күпер янындагы мәйданчыкка (М-11 трассасының 155нче чакрымы) Президент үзебезнең илдә җитештерелгән «Лада Аура» автомобиле руле артында килде. Дәүләт башлыгын "Нева" трассасын төзүче инженер Василий Васильев озатып йөрде.

Шәһәрләрне урап үтү юлларын ачу тантанасында төзүчеләр, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Президентның Үзәк федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Щёголев, Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Вячеслав Федорищев (видеоэлемтә буенча), Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя, “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнаштылар.

Тверьны 62,4 чакрымлы урап үтү юлы - М-11 "Нева" трассасын төзүнең финал этабы. Аны ачу Санкт-Петербург белән Мәскәү арасында тизйөрешле өзлексез хәрәкәтне тәэмин итә, илнең көнбатышыннан көнчыгышка: Самара, Казан, Екатеринбург һәм Төмәнгә таба бару вакытын кыскарта. Тверь тирәсендә автострада участогының иң масштаблы ясалма корылмасы - Идел аша 738 метрлы күпер.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: