+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль , 09:15

Республикада уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада 2019 елдан күпфатирлы йортлардагы подъездларны комплекслы ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. 2019-23 елларда күпфатирлы йортлардагы 8171 подъезд яңартылды, быел исә республиканың биш муниципалитетында урнашкан күпфатирлы 39 йортта 119 подъезд ремонтланачак. Башкалабыз Уфада быел күпфатирлы 24 йортта 77 подъезд тәртипкә китереләчәк.

Республикада уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә
Республикада уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә
2018 елдан төбәкне җитәкләүче Радий Хәбиров шул елның декабрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренче Юлламасында республикада уңайлы мохит булдыру, паркларны, подъездларны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү кирәклегенә игътибар итте. 2019 елда ул күпфатирлы йортларның подъездларын ремонтлау программасы башлануын хәбәр итте. Әлеге программаның төп максаты – кешеләрнең тормышы өчен уңай шартлар булдыру, бу очракта - күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен.

Элегрәк, 2018 елның ноябрендә муниципалитетлар хакимияте хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсендә чыгыш ясаганда, Радий Хәбиров әлеге программаның кирәклеген шулай нигезләде.

“Мин һәрвакыт кешенең кәефе ничек формалашуы турында шулай дип әйтәм: ул иртән торды, пычрак подъездга чыкты, җыештырылмаган ихатага төште – барысы да аңлашыла, аның кәефе юк. Ул якты, стеналары чәчәкләр белән бизәлгән матур подъездга чыкты – бу бөтенләй башка нәрсә. Безгә республикада уңайлы мохит булдырырга кирәк”, – дип ассызыклады республика Башлыгы.

Подъездларны (ишегалларын, паркларны) ремонтлау программасын гамәлгә ашырганда Радий Хәбиров планлаштырылган эшләр турында йортларда яшәүчеләр белән турыдан-туры фикер алышу кирәклеген әйтте.

Бу программа старт алганнан соң 5 ел узгач, аның башлангыч нәтиҗәләрен ясарга мөмкин. 2019-23 елларда Башкортстанда күпфатирлы 2744 йортта 8171 подъезд ремонтланган. Шунысы мөһим: эшләрне финанслауны республика һәм муниципалитетлар тулысынча үз өстенә алды. Күрсәтелгән чорда подъездларны ремонтлауга гомум алганда 3,5 миллиард сум акча юнәлтелде, шуның 3,2 миллиард сумы - республика бюджеты акчалары, 330 миллион сумы – муниципалитетлар акчасы. Моннан тыш, Башкортстанда 5 ел эчендә 2,7 мең лифт алмаштырылды, бу - алдагы бишьеллык дәрәҗәсеннән 2,5 тапкыр артык.

Шул рәвешле, 2019 елда гына Башкортстанда подъездларны ремонтлау, йорт яны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча системалы эш башланды. Проблеманы хәл итү өлгереп җиткән мәсьәлә иде, программаны тормышка ашыру динамикасы моны ачык раслый:
2019 елда Башкортстанда күпфатирлы 1372 йортта 4001 подъезд ремонтланган, бу максатларга 1,4 миллиард сум акча юнәлтелгән;
2020 елда республикада 697 йорттагы 2180 подъездга 692,7 миллион сумлык ремонт ясалган;
2021 елда 115 йортта 312 подъезд ремонтланган;
2022 елда 310 йортта 920 подъезд төзекләндерелгән;
2023 елда күпфатирлы 276 йортта 758 подъезд ремонтланган.

"Подъезд – күпфатирлы йортның визит карточкасы, ләкин аны реконструкцияләү өчен беренче чираттагы ремонт эшләрен башкарырга кирәк. Еллар буена ремонтланмаган подъездлар санының тигез бүленмәве нәкъ менә шуның белән аңлатыла. Өйдә ремонтның төп төрләрен башкарганнан соң подъездларны яңартуга күчәргә кирәк", - дип, Радий Хәбиров берничә тапкыр әйтте.

“Контроль идарә миңа капиталь ремонт программасы нәтиҗәләрен тикшерү буенча дүрт папка бирде. Күрәм, аның башында хаталар җибәрелгән. 2019-20 елларда түбәдән су үткән, фундаментлары начар хәлдәге йортлардагы подъездларны ремонтларга керешкәннәр. Нәтиҗәдә, подъездда бөтен матурлык кая китә? Шуңа күрә башта төп мәсьәләләрне хәл итүегезне сорыйм. Йортның база конструкцияләре нормада булганда гына подъездны ремонтлый башларга мөмкин”, – диде Башкортстан Башлыгы.

Югарыда әйтелгәнчә, подъездларны ремонтлау республика һәм муниципаль бюджетлар акчаларына гына алып барыла, аларның нисбәте 90 һәм 10 процент тәшкил итә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз акчаларын кертми, әмма аларга бик күп нәрсә бәйле, мисал өчен, йортның ремонт программасына керүе. Гражданнар яңартыла торган подъездларның дизайнын һәм төсләрен сайлый һәм эшне кабул итә.

Подъездларны ремонтлау планлаштырылган йортлар исемлеген шәһәр яисә район хакимияте раслый. Өй аңа эләксен өчен милекчеләрнең гомум җыелышын уздырырга һәм программада катнашу турында карар кабул итәргә кирәк. Аннары карар муниципалитет хакимиятенә җибәрелә. Җыелышлар узган барлык йортлар да программада катнашу турында карар кабул итте, әмма агымдагы елда программага кермәде икән, алдагы елларга планнарда каралачак һәм исәпкә алыначак.

Башкарыла торган эшләр комплексына керү төркемен ремонтлау, беренче катта керамик плитә җәю, яңа тамбур ишеге, пластик тәрәзәләр, почта әрҗәләре, энергияне сакчыл тотынучы яктырткычлар урнаштыру керә. Моннан тыш, штукатур-буяу эшләре дә башкарыла. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел халык буяу төсен сайлаганда тынычрак пастель тоннарга өстенлек биргән. Иң популяр төсләр: көрән һәм ак-соры.

Эшләр барышын Капиталь ремонт буенча төбәк операторы контрольдә тота, аның хезмәткәрләре сыйфатны, подрядчыларның срокларны үтәвен күзәтә. Төбәк операторы, шулай ук, биредә яшәүчеләрнең подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашуларын оештыра, анда яшәүчеләр проект документациясе белән таныша, кызыксындырган сораулар бирә, ремонт белән шөгыльләнәчәк белгечләр белән элемтәләр урнаштыра. Мондый очрашулар кешеләргә вакыйгаларны белеп торырга ярдәм итә, бу эшләрне нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлы башкаруга ярдәм итә, мөмкин булган проблемаларны һәм конфликтларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

“Йортта яшәүчеләр бу эшкә җәлеп ителергә тиеш. Бу – без программаны башлаган вакытта төп шартыбыз иде. Нәкъ менә йортта яшәүчеләр диварларның төсен сайлый, аларның подъезды нинди булачагын килештерә һәм мәҗбүри рәвештә эшләрне кабул итүдә катнаша. Подрядчы барлык кисәтүләрне бетергәнче актка кул куелмый. Ә бу документлардан башка – түләү дә юк. Мондый алым безгә эшләрнең сыйфатын яхшырак күзәтергә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Мондый ремонт нәтиҗәсендә подъезд өр-яңага әйләнә, ә бөтен башкарылган эшкә биш еллык гарантия бирелә (вандализм очракларыннан тыш). Подъездларның керү төркемнәрен инвалидлыгы булган кешеләр, балалар коляскалары булган ата-аналар, өлкән яшьтәге кешеләр өчен билгеләнгән пандуслар белән җиһазландырыла.

Бу елларда подъездларны ремонтлау программасы Башкортстанда бик популяр булды, бу гаҗәп түгел, чөнки һәркем үзенең подъезды чиста һәм якты булуын тели. Сүз уңаеннан, күзәтүләр буенча, ремонтланган, төзекләндерелгән йортларда фатирлар бәясе арта, әмма хәзер бик азлар гына моннан күченеп китәргә тели.

“Безнең йортта төбәк программасы кысаларында подъездлар ремонтланды. Башкарган эшләре өчен бригадага рәхмәт әйтәсе килә! Тиз һәм чиста эшләделәр. Безнең теләкләргә һәм кисәтүләргә шундук игътибар иттеләр. Стеналарның төсен үзебез сайлавыбыз да гаҗәпләндерде. Безнең йортка 86 ел, ә подъездга кергәч, ул кадәр бирмисең. Хәзер бездә якты, заманча, яңа һәм матур”, – дип сөйли Салават шәһәреннән Лилия Сөләйманова.

Башкортстанда, гадәттәгечә, кешеләр тормышы өчен уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә. Подъездларны ремонтлау – әлеге комплекслы эшнең бер өлеше генә. Мәсәлән, “Башкортстан ихаталары” программасы буенча 1326 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, республика халкының яраткан ял урыннары яңартыла һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдырыла.

Башкортстан кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында актив катнаша. Республиканың 29 проекты бу конкурста җиңде. Бу – илдә өченче нәтиҗә. Шунысы мөһим: бәйгедә республиканың барлык кече шәһәрләре дә катнашты һәм җиңде, шуларның 8е – 2шәр тапкыр. Нәтиҗәдә, Верхотор, Вознесенский, Зилаер һәм Николо-Березовка авыллары туристларны җәлеп итү үзәкләренә әйләнде. Гомумән алганда, тарихи шәһәр төзелешенә һәм табигый мохитне саклауга 4 миллиард сум юнәлтелгән.

Бу елның апрель башында Русия Төзелеш министрлыгы узган елда шәһәр мохите сыйфаты индексын исәпләү нәтиҗәләрен яңгыратты. Әлеге рейтинг нигезендә Башкортстанда 21 шәһәрнең 17се яшәү өчен уңайлы дип табылды,. Барлык тәкъдим ителгән шәһәрләр үз позицияләрен яхшыртты һәм, 2022 елдагы белән чагыштырганда, күбрәк балл җыйды.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: