+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль , 07:59

Таныклыксыз рульгә утырма!

Баймакта теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле чак үлемнән калган.Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Баймак шәһәре урамында көндез 36 яшьлек хатын-кыз, “ВАЗ-2107” автомобиле руле артында идарә итүен югалтып, сәүдә йорты янында басып торган 22 яшьлек кызны бәрдергән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.

Таныклыксыз рульгә утырма!
Таныклыксыз рульгә утырма!

Автомобиль, кызны “эләктереп”, коймага барып бәрелгән. Кыз егылган һәм тора алмаган.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтен теркәгәндә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасында хатынның машина йөртү таныклыгы номеры буенча башка мәгълүматлар чыгуын ачыклаган. Бактың исә, бу хатын беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмаган.
Ялган документ белән йөрү факты буенча шоферны полиция бүлегенә тикшерү өчен алып киткәннәр.

Уфаның Ухтомский урамындагы 17/2 санлы йорт каршында 45 яшьлек шофер “Мазда СХ-5” белән ишегалды юлы буйлап хәрәкәт иткәндә баланы бәрдергән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 4 яшьлек сабый дәваханәгә китерелгән. Аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм туганнары белән өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Әлеге вакыйга буенча административ тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Уфада “М5” трассасы ягына Көнчыгыш чыгу юлында “Peugeot” җиңел автомобиле яна башлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә утны сүндергән, анда беркем дә зыян күрмәгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: