+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль , 18:25

Радий Хәбиров почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

26 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия почтасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе “Русия почтасы” җәмгыяте федераль почта элемтәсе идарәсе коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Радий Хәбиров почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
- Авылда почта булу - чын цивилизация элементы ул. Шуңа күрә Башкортстан өчен "Русия почтасы" мөһим әһәмияткә ия. Бездә 1 280 почта бүлекчәсе бар, шуларның меңгә якыны - авыл җирлегендә. Анда 7 мең тирәсе кеше эшли. Алар хатлар һәм посылкалар, пенсияләр һәм пособиеләр китерә, шулай ук үз якташлары өчен мөһим социаль ориентир һәм үрнәк булып тора, - диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. - “Русия почтасы” республика бүлекчәсе җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләргә шундый мөһим һәм кирәкле эш өчен рәхмәт белдерәм.

Башкортстан Башлыгы шулай ук республикада почта элемтәсе бүлекләрен комплекслы модернизацияләүне дәвам итү зарурлыгын билгеләп үтте.

- Соңгы ике елда Башкортстанда 55 почта бүлеге тәртипкә китерелде. Бу хезмәт күрсәтү исемлеген киңәйтергә, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирде. Модернизацияләү эшен дә дәвам итәчәкбез, бигрәк тә авылда, - дип йомгаклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Хезмәттәшләренә «Русия почтасы» җәмгыяте Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ленар Шәфыйков хезмәттәшләрен Русия почтасы көне белән котлады. Ул төбәк җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте һәм коллективка яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: