Очрашу Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркы территориясендә узды. Анда 27 муниципалитеттан 200 кеше катнашты.
20 июльдән 3 августка кадәр биредә Һава-десант гаскәрләренә багышланган профильле смена уза. Балалар хәрби-медицина, тактик, инженер, ут, альпинист, һава-десант һәм строй әзерлеге буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр ала, шулай ук «Геройлар ярышы» уза, хәрби полигонда башлангыч ату күнегүләрен башкара, каланчадан парашют белән сикерә.
Очрашуны ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшьләрне хәрби хезмәт нигезләренә өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- «Патриот» паркын без элекке инженер-ракета бригадасы урынында яшь буынга Ватаныбыз турында сөйләү, аның хәрби тарихын күрсәтү өчен булдырдык, аны һичшиксез белергә кирәк. Кешенең тормышында иң мөһиме - туган иле һәм аның гаиләсе. Сезнең хәрби-патриотик клублар әгъзалары булуыгыз бик шәп. Димәк, сез тормышыгызда яхшы укудан да күбрәкне эшләргә телисез, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Сезнең буынга беренче тапкыр илебезгә янаган реаль куркыныч белән очрашырга туры килә. Махсус хәрби операциядә безнең республикадан бик күп егетләр катнаша. Һәм без һәрвакыт алар белән тыгыз элемтәдә торабыз, ярдәм итәбез. Сезнең барыгызны да хәрби булу бурычы юк. Ләкин яхшы һәм хөрмәтле кеше өчен хәрби эш, тактик медицина буенча башлангыч әзерлек алу бик мөһим. Сезгә монда ошыйдыр дип ышанам, алда тагын бер атна дәресләр бар әле. Ә 2 августта, Һава-десант гаскәрләре көнендә, «Патриот»та зур бәйрәм үткәрәбез, армиядә хезмәт иткән туганнарыгызны, әтиләрегезне, бабаларыгызны чакырабыз. Һәм мин ышанам, Сез үзегезнең иң яхшы нәтиҗәләрегезне күрсәтерсез.
Очрашуга шулай ук Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән махсус хәрби операция катнашучысы Оскар Ситдыйков та килде. Белорет районында туып үскән 35 яшьлек егет «Геройлар вакыты» президент кадрлар программасында катнаша һәм Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә стажировка уза, аның остазы - республика Башлыгы Радий Хәбиров. Герой үзенең разведкада хезмәт итү тәҗрибәсе белән уртаклашты, егетләргә һәм кызларга хәер-фатыйха бирде.
- Бездә, разведчикларда, "үти алмаслык бурычлар юк" дигән әйтем бар. Шуңа күрә сезгә дә шуны әйтәсем килә, сез барысын да булдыра аласыз – теләк кенә кирәк. Бу иң мөһиме, - диде Оскар Ситдыйков.
Очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Яраткан цитаталары турында сөйләгәндә, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, алар аңарда – өч.
- Миңа «Тиешлесен эшлә, ни булса, шуны эшлә» дигән фраза бик ошый. Икенче цитата - «Ике капитан» романыннан: «Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә». Һәм тагын бер, минемчә, шактый яхшы әйтем бар: "Эшлисең икән – курыкма, куркасың икән – эшләмә", – диде республика Башлыгы. - Бу өч цитата нигездә минем үз-үземне тотышымны билгели.
Радий Хәбиров, шулай ук башка сорауларга да җавап бирде. Бу очрашу хакында тулырак https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/181219.html сылтамасы аша укырга мөмкин.
Фото: glavarb.ru