+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль , 16:05

Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре семинарында катнашты

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыклары белән Башкортстан шәһәрләре һәм районнары үсеше турында фикер алышты.

Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре семинарында катнашты
Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре семинарында катнашты


Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре семинарында катнашты. Чара Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында узды.
Көн тәртибендә - территорияләрне социаль-икътисади үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм якын киләчәктә урындагы үзидарә органнарының бурычлары.
- Без семинарны вузара студентлар кампусы мәйданчыгында уздырырга булдык, аның икенче чиратын хәзер «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты кысаларында төзибез. Бу илдә иң яхшы кампусларның берсе, һәм бүген сез аның мөмкинлекләре белән таныша аласыз, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Фәнни-мәгариф инфраструктурасын үстерү - яшьләребез өчен көрәштә комплекслы эшнең бер өлеше, яңа идеяләрне һәм проектларны алга җибәрү.

Башкортстан Башлыгы шулай ук муниципалитетлар җитәкчелегенә шәһәр һәм районнарны халык мәнфәгатьләрендә тотрыклы үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең урыннардагы хезмәтегезгә зур хөрмәт белән карыйм. Бу катлаулы чорда сез бик мөһим бурычларны хәл итәсез, төбәк үсешенә өлеш кертәсез, – дип ассызыклады республика җитәкчесе Радий Хәбиров. - Гомумән алганда, Башкортстан икътисады һәм социаль өлкәдәге вәзгыять тотрыклы. Төбәк үсешенең төп күрсәткечләре тотрыклы уңай динамика күрсәтә.

Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Моның өчен төрле ситуацияләрдә ярдәм күрсәтүгә системалы һәм бер үк вакытта максатлы якын килүне сакларга кирәк.
Семинарда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров тармаклар эшендәге төп тенденцияләр, шулай ук шәһәр һәм районнарның финанс-хуҗалык хәле турында җентекләбрәк сөйләде.

Фото: сайт Главы РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: