+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль , 14:25

Су басу куркынычы юк

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Белорет районнарында һәм Сибай шәһәрендә 8 муниципаль берәмлектә йорт яны территорияләрен су басу һәм юл өслеген юып төшерү белән бәйле 18 вәзгыятьне контрольдә тота.

Су басу куркынычы юк
Су басу куркынычы юк

Су басу куркынычы юк.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һәм коткаручыларның кирәкле техника белән тәүлек буе кизү торуы оештырылган. Тавыш белән хәбәр бирүче элемтә чаралары буенча халыкка хәбәр итү, каралты-кураларны карап чыгу, халык белән эш алып барыла.
Хәл начарайган очракта Баш идарәнең терәк пунктлары, автобуслар һәм югары үтеп йөрүчәнлек автомобильләре әзерлектә тора. Вакытлыча урнаштыру пунктлары әзер.

Су басуга аеруча бирешкән районнарда халыкка оператив ярдәм күрсәтү максатларында Уфадан кирәкле җиһазлар белән Баш идарәнең аэромибиль отряды җибәрелде.

Чиләбе өлкәсендә дамбаның өелгән участогын юудыруга бәйле вәзгыять Башкортстанда су басулар белән бәйле вәзгыятькә йогынты ясамады. Су басу куркынычы юк.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсендә оператив штабның тәүлек буе эшләве оештырылган, вәзгыять даими контрольдә тотыла.
Агыйдел, Караридел, Инҗәр елгалары суы күтәрелде.
Уздырыла торган эшләрне координацияләү максатларында бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчелеге белән видеоконференцэлемтә режимында муниципалитетлар белән киңәшмә уздырылды, аның кысаларында су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

Республика халкына һәм кунакларына су басу куркынычы булганда тынычлык саклагыз һәм паникага бирелмәгез дип мөрәҗәгать итәбез.
Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: