+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2024, 12:15

«Максим» пулеметына патрон тартмасында - канлы тарих

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы майор Оскар Ситдыйковка генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

«Максим» пулеметына патрон тартмасында - канлы тарих«Максим» пулеметына патрон тартмасында - канлы тарих
«Максим» пулеметына патрон тартмасында - канлы тарих


Хәрби хезмәткәр хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен югары бүләккә лаек булды.

Оскар Ситдыйков – Белорет районында туган. 2022 елның 24 февраленнән 2024 елның 25 маена кадәр махсус хәрби операция бурычларын үтәгән. Шуннан соң ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» кадрлар программасында катнаша. Хәрби хезмәткәрнең остазы - төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. Оскар Ситдыйков Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә стажировка үтә.
- Программа һөнәри үсешкә һәм СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Аның буенча республикабызның өч вәкиле әзерлек уза. Аларның берсе - Оскар Ситдыйков, майор, хәрби разведчик. Ул безнең белән икенче атна эшли. Миңа аның остазы булу - зур мәртәбә. Ул киләчәктә үзенең тормыш юлын үзе билгеләячәк, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Хәрби хезмәткәр югары бүләк һәм шулай ук Башкортстанда һөнәри әзерлек узу мөмкинлеге өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Республика Башлыгы шулай ук «Башкортостан» мотоукчылар полкы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары, подполковник Рөстәм Шәһабетдиновка Салават Юлаев орденын тапшырды.

Хәрби хезмәткәр искәрткәнчә, бер ел элек, 29 июньдә, Радий Хәбиров полкка сугышчан байракны тапшырган. Бу бүлекчәгә нигез салу датасы булып санала.

- Салават Юлаев ордены – безнең полкның барлык шәхси составының хәрби хезмәтенә бәя. Шәхси состав куелган бурычларны уңышлы үти, һәм командование безнең эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяли, - дип ассызыклады Рөстәм Шәһабетдинов.
Аннары оператив киңәшмәдә республиканың Хәрби Дан музеена уникаль экспонат – «Максим» пулеметына патрон тартмасын тапшыру тантанасы булды. Аны хәзерге Луганск Халык Республикасы территориясендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышкан урында тапканнар. Табылдык төбәк Башлыгына Красный Луч шәһәре хакимиятеннән тапшырылган.

Республиканың Хәрби Дан музее директоры Илшат Үтәев хәбәр иткәнчә, экспонат учреждениенең филиалы – Уфаның Дим районындагы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда сакланачак.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас