+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 июль 2024, 06:00

Уфада БРИКС илләренең югары аудит органнары башлыклары очрашты

Русия рәислегендә БРИКС илләре гадел глобаль үсеш һәм хәвефсезлек өчен күпьяклылыкны ныгыту өстендә эшләвен дәвам итә, дип белдерде Уфада БРИКС илләренең югары аудит органнары башлыклары очрашуында Русия Исәп палатасы рәисе Борис Ковальчук.

Уфада БРИКС илләренең югары аудит органнары башлыклары очраштыУфада БРИКС илләренең югары аудит органнары башлыклары очрашты
Уфада БРИКС илләренең югары аудит органнары башлыклары очрашты
«Бүген без Русиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе - Уфага җыелдык, һәм бу очраклы түгел. Шушы ук бинада, "Торатау" конгресс-холлында 2015 елда БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитлары узды. Ул очрашу бу ике оешма үсешенә җитди этәргеч бирде. Уфа яңа сыйфатка ия булды. Эре сәнәгать һәм мәгариф үзәге статусы белән беррәттән, ул мөһим халыкара чаралар уздыру урынына әверелде. Уфа өчен бу ел үзенчәлекле, аңа 450 яшь. Төп юбилей чаралары шунда ук август ахырында узачак. Мондый энергетика безнең уңышлы эшебезгә дә ярдәм итәр дип ышанам", - диде Борис Ковальчук.

Русия Исәп палатасы башлыгы үзенең чыгышында ассызыклаганча, БРИКС берләшмәсе - дөньядагы эре икътисадларның уникаль стратегик партнерлыгы. 2024 елда БРИКС илләре Русия рәислегендә гадел глобаль үсеш һәм хәвефсезлек өчен күпьяклылыкны ныгыту өстендә эшләвен дәвам итә. 2024 ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең, Мисыр, Эфиопия, Иран һәм Согуд Гарәбстанының кушылуын исәпкә алып, берләшү өчен әһәмиятле булды.

Русия Федерациясе үзенең рәислеге барышында БРИКС партнерлары - дәүләтләр белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Шуңа күрә уздыру урыны Уфа булган БРИКС илләренең югары аудит органнары башлыкларының дүртенче очрашуына Русиянең иң якын партнерларының берсе Белоруссияне чакыруы очраклы түгел.

Мөһим момент. БРИКС платформасы төрле ил ведомстволарына тышкы контроль һәм дәүләт идарәсе актуаль проблемаларына якынаю мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта аудитның югары органнары белән диалогы дәүләт аудитын үстерүгә өлеш кертә, дәүләтнең барлык дәрәҗәләрендә хисап тотуны ныгыта.

Бүгенге очрашуның төп темасы тотрыклы үсеш аудиты булды. 2015 елда тотрыклы үсеш максатлары кабул ителгәннән бирле БРИКС илләренең югары аудит органнары үз илләре хөкүмәтенең стратегик партнерлары ролен сыйфатлы итеп башкара. Югары аудит органнары тотрыклы үсеш көн тәртибен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чараларның нәтиҗәлелегенә үз вакытында һәм сыйфатлы бәя бирә, дип билгеләп үтте Русия Исәп палатасы рәисе.

"Югары аудит органнарының безнең дәүләтләрнең тотрыклы социаль һәм икътисади үсешен тәэмин итүгә, милли максатларга ирешүгә өлеш кертә алуы турында бергәләп уйларга тәкъдим итәм", - диде Борис Ковальчук.

Аның фикеренчә, әлеге бурычларны хәл итү дәүләт идарәсенең барлык дәрәҗәләрендә сыйфатлы, тыгыз уртак эшләрдән һәм БРИКС илләренең барлык төбәкләре үзенчәлекләрен тулысынча исәпкә алудан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә Уфадагы форум эшендә Русия Федерациясе субъектларының контроль-исәп органнары катнаша.

Тотрыклы үсеш - ул Хөкүмәт җаваплылыгы гына түгел, дип белдерде Уфадагы форумда Бразилия вице-президенты, исәп суды министры Виталду Регу. Ул җәмгыятьнең барлык секторларын, шул исәптән шәхси компанияләрне, төрле оешмаларны һәм гражданнарны үз эченә ала.

"Безнең чаралар чыннан да нәтиҗәле булсын өчен, технология һәм инновацияләргә инвестицияләрне дәвам иттек, - дип аңлатты Виталду Регу. - Уфа безнең хезмәттәшлекнең көчен символлаштыра. Без бергә вакыт таләпләренә каршы тору өстендә эшлибез. Уфа - ул эре индустриаль, икътисади үзәк кенә түгел, монда төрле этнослар һәм мәдәниятләр яши. Уфада бердәмлек рухы бар".

Аудитның югары органнары тотрыклы үсештә мөһим роль уйный, диде Кытай Халык Республикасының аудит буенча милли идарә генеральный аудиторы Хоу Кай.

Аудиторлык хезмәтләре илнең икътисады һәм икътисади потенциалы үсешен бәяләргә ярдәм итә, дип билгеләп үтте очрашуда Эфиопиянең федераль генеральный аудиторы Месерет Дамтие.

Үз чиратында Һиндстанның генеральный контролеры һәм аудиторы урынбасары Атрейя Дас Уфада югары аудит органнары башлыкларының очрашуы коррупциягә каршы көрәштә яхшы платформа булачагына өметен белдерде.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас