2019 елның 10 декабрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада юл төзелеше тармагын үстерү эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш булуын билгеләде.
– Юллар – бик катлаулы тарих, – диде ул вакытта төбәк җитәкчесе. – Ләкин бу – эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлеше. Һәм кешеләр бездән бу
турыда сорый. Чөнки бу уңайлылык кына түгел, икътисадның үсеше дә. Ә иң мөһиме – ул хәвефсезлек. Яхшы юл кешеләргә сәфәрдә гомеренә берни дә янамавына ышаныч бирә.
Һәм моның өчен акча кызганмаячакбыз.
Транспорт мәсьәләсен хәл итүнең катлаулылыгы географик яктан да аңлатыла – Уфа өч елга уратып алган ярымутрауда урнашкан. Димәк, юл инфраструктурасы күперләр, юл чишелешләре таләп итә. Соңгы биш елда гаять зур эш башкарылды. Саннарга мөрәҗәгать итик. 2019-23 елларда республикада 8285 километр юл һәм 5314 метр күпергә ремонт ясалган, 156 километр юл, 3909 метр күперләр төзелгән.
Көнчыгыш чыгу юлын иң колачлы проект, үзенә күрә “гасыр төзелеше” дип әйтергә мөмкин. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның идарә командасы озакка сузылган төзелешкә алынды һәм аны быел сафка кертүгә иреште. Көнчыгыш чыгу юлы – республика җитәкчелегенең максатчан эш итүе нәтиҗәсе.
Агымдагы елның 21 мартында беренче автомобильләр Уфадан “М-5” “Урал” федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлы буйлап узды.
Бу көнне Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында хәрәкәтне ачтылар. Бу – “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән төбәкнең иң эре инфраструктура объекты.
Көнчыгыш чыгу юлы проекты дәүләт-шәхси партнерлык принципларында гамәлгә ашырылды. Ул 1276 метр озынлыктагы тоннель, Караидел елгасы аша 2,7 километр озынлыктагы күпер һәм “М-5” федераль трассасына кадәр 10 километрлы автомобиль юлы төзүне үз эченә ала.
Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 40,3 миллиард сум тәшкил иткән. Шуның 4,5 миллиард сумы республика бюджетыннан бүленгән, 26,7 миллиард сумы – федераль бюджеттан, ә 9,1 миллиард сумы – концессионер акчалары.
Көнчыгыш чыгу юлында колачлы эшләргә 2020 елда керештеләр. Ә 2021 елның мартында монда автомобиль тоннеленең көнбатыш һәм көнчыгыш юнәлешләре тоташтырылды. 2022 елның февралендә төзүчеләр 470 метр озынлыктагы күпернең махсус ныгытмаларын урнаштыра башлады, аны үткән елның язында тәмамладылар.
– Көнчыгыш чыгу юлы – Башкортстанда иң зур инфраструктура объекты. Ул – бик катлаулы инженерлык объекты. Әлбәттә, Уфа һәм республикабыз халкы өчен бу өстәмә уңайлыклар
тудырачак. Көнчыгыш чыгу юлы кешеләргә уңайлырак һәм тиз хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк.
Бу – Башкортстан халкы күптән көткән объект. Көнчыгыш чыгу юлы төзелешендә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыннан да элек, 1990 елларда яңа юл төзү турында карар кабул иткән җитәкчеләргә, республикабызның идарә командасына, ВТБ төркеменә, “Лимак” холдингына рәхмәт әйтәсем килә. Һәм, әлбәттә, без Русия
Президентына рәхмәт белдерәбез. Аның карарыннан башка безгә көчле федераль ярдәм булмас иде, – диде Радий Хәбиров. – Өч яктан елгалар белән әйләндереп алынган Уфа өчен Көнчыгыш чыгу юлы стратегик әһәмияткә ия. Алда – төзелеш-монтаж эшләренең тагын бер этабы, ул яңа юлны “М-7” федераль трассасы белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Юлны ачу тантанасында видеоэлемтә режимында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
– Транспорт коридоры булдыру, Уфадан “М-5” федераль трассасына яңа чыгу юлын төзү 1992 елда башланды. Бу – Русия Президенты Владимир Путин ярдәме, ил Хөкүмәтенең республика белән бергә системалы эше нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган озайлы төзелешләрнең берсе, – диде Марат Хөснуллин. – Көнчыгыш чыгу юлы – Башкортстан өчен генә түгел, бөтен Русия өчен уникаль транспорт проекты. Ул төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур йогынты ясаячак, Уфа агломерациясенең шәһәр төзелеше мөмкинлеген арттырачак. Сезнең идарә командасына, Радий Фәрит улына, торак төзелешенең югары темплары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Уфа бу юнәлештә лидерларның берсе булып тора. Һәм яңа юл шәһәрнең югары үсеш темпларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Көнчыгыш чыгу юлы гамәлдәге урам-юл челтәренә йөкләнешне киметәчәк, бөтен республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак.
Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, Русия Хөкүмәтенә республиканың транспорт инфраструктурасын үстерү буенча нәтиҗәле уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
Тантанадан соң төбәк җитәкчесе, шулай ук, Көнчыгыш чыгу тоннеле аша узды, ә аннары диспетчерлык һәм түләү алу пунктын карады.
Журналистлар белән аралашканда Башкортстан Башлыгы Көнчыгыш чыгу юлының республика үсешендәге әһәмияте, шулай ук, башка зур транспорт объектларын төзү планнары турында сөйләде.
– Башкортстандагы бу иң зур инфраструктура объектының бәясе 40 миллиард сумнан артып китә, – диде Радий Хәбиров. – Бу бик катлаулы инженерлык объекты Уфа, безнең республика халкы өчен өстәмә уңайлыклар тудырачак. Чөнки автомобильләр саны арта, шәһәрдә, бөтен илдәге кебек үк, транспорт йөкләнеше арта. Яңа юл кешеләргә уңайлырак һәм тизрәк хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә.
Шул ук вакытта объектта эшләр әле тәмамланмаган. Без “М-5” федераль трассасын Салават Юлаев проспекты белән тоташтырдык. Алга таба планнарда Көнчыгыш чыгу юлын “М-7” трассасына тоташтыру – Һалле урамына кадәр җиткерү. Без моның өстендә эшлибез инде, төзелеш мәйданчыгын проектлау һәм әзерләү белән шөгыльләнәбез.
Яңа юлның бик кирәкле булуын янә ассызыклыйм. Шунысы мөһим, бу 10 чакрымлы юл торак төзелешен дә үз артыннан ияртә. Шуңа күрә хәзер, асылда, Караидел аръягы төбәге үсешенең яңа этабы башлана. Без инде бу территорияләрдә су, газ, электр энергиясе булдыру өстендә эшлибез. Монда торак төзелеше өчен яхшы потенциал бар, якынча исәпләүләр буенча, бу – 5-6 миллион квадрат метр тирәсе. Димәк, анда 20 меңгә якын кеше яши алачак.
Республикада юл төзелеше темплары соңгы елларда илебез Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме һәм карарлары нәтиҗәсендә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә алып барыла. Хәзер республикада яңа “М-12” федераль трассасы участогын булдыру проекты буенча интенсив эш алып барыла.
Уфада Нагаево юлүткәргечен эшләтеп җибәрдек. Быел Уфада Агыйдел елгасы аша иске күперне реконструкцияләүне тәмамлыйбыз. Киләсе елда ремонттан соң Шакша күперен файдалануга тапшырырга планлаштырабыз.
Шулай ук безнең алда өч күпер буенча мөһим эш тора. Бик мөһим бурыч – Затон күперен реконструкцияләү. Шулай ук “Мега” сәүдә үзәге районында Агыйдел аша яңа күпер проектладык һәм Интернациональ урамында күпер төзүнең финанс схемасы турында берничә компания белән сөйләшүләр башладык. Әгәр дә бу планнарны үтәсәк, республикабызның юл инфраструктурасын шактый яхшыртачакбыз.
Көнчыгыш чыгу юлы Уфа икътисады үсешенә ярдәм итә. Яңа автомобиль юлы “М-5” федераль трассасына уңайлы керүне тәэмин итәчәк, бу предприятиеләргә һәм сәүдә үзәкләренә үз товарларын һәм хезмәтләрен кулланучыларга тизрәк җиткерергә мөмкинлек бирә.
“Техник яктан караганда, шәһәрнең үзенчәлеген исәпкә алып, карар уңышлы һәм шәһәрнең бу өлешендә урам-юл челтәренә транспорт йөкләнешенең кимүенә йогынты ясарга тиеш... Уфаның үзенчәлеге шунда ки, ул елгалар белән әйләндереп алынган, һәм, димәк, яңа күпер һәм чыгу юлы шәһәрне киңлеккә үстерү мөмкинлеген арттыра. Бу, шулай ук, үсүче шәһәр халкы тыгызлыгында да уңай чагылыш табарга мөмкин”, – диде гамәлдәге транспорт тикшеренүләре институты директоры Дмитрий Енин.
Көнчыгыш чыгу юлы сәгатенә 120 километр тизлек белән йөрергә мөмкинлек бирүче 1Б категориясенә ия. Бу – төбәктә шундый югары тизлекле чикләүләр урнаштырылган бердәнбер юл. Ә тоннельдә исә хәрәкәтнең максималь тизлеге – сәгатенә 80 километр. Юл һәр якка икешәр хәрәкәт полосасына ия һәм сәгатенә 6500-6800 автомобиль үткәрергә сәләтле. 2047 елда хәрәкәтнең интенсивлыгы тәүлегенә 33-38 мең машина тәшкил итәчәк. Трафикның 80 процентка якыны җиңел автомобильләр белән формалашачак дип фаразлана.
Әйткәндәй, Көнчыгыш чыгу юлында өч ай эчендә трафик 37 процентка арткан. 1 апрельдән яңа юл буенча 1,2 миллион автомобиль үткән.
Көн саен Көнчыгыш чыгу юлыннан 15 меңнән артык водитель файдалана. Ай саен транспорт чаралары саны арта. Мәсәлән, май аенда түләүле юл буенча 404,5 мең автомобиль үткән булса, июньдә – 456,2 мең машина.
– Гражданнарга уңайлы булсын өчен түләү алу пунктында һәр юнәлештә 5 касса эшли, шуларның өчесе банк карталары буенча гына түләүне кабул итә, икесе – банк карталары буенча һәм акчалата исәп-хисап өчен. Юл йөрү өчен контактсыз түләү өчен транспондерлар куллану планлаштырыла. Алар автомобильләрнең түләү алу пункты аша үтү вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.
Агымдагы елның 1 апреленә кадәр яңа трасса буенча йөрү бушлай булды, хәзер йөрү бәясе җиңел автомобильләр өчен – 100 сум һәм көндез йөк машиналары өчен 250 сум тәшкил итә. Төнлә (00:30-6:00 сәгатьләрдә) җиңел автомобильләр өчен юл хакы – 20 сум, ә йөк машиналары өчен – 100 сум тора. Юл йөрү өчен түләү бер тапкыр, участокларга бүлмичә башкарыла. Моның өчен трассада “Фёдоровка – Шакша” автомобиль юлы белән транспорт чишелеше арасында һәм Караидел елгасы аша күпер аша чыгу өчен түләү пункты урнаштырылган.
Көнчыгыш чыгу юлында газ белән эшләүче пассажир автобуслары, махсус техника һәм автомобильләр бушлай уза ала. Шулай ук, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар автомобильләре өчен бушлай йөрү мөмкинлеге карала.
Шул ук вакытта Уфада “Көньяк капка” инфраструктура проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022-24 елларда бюджет кредитлары хисабына шәһәрнең көньяк өлешендә биш транспорт инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырыла. Бу транспорт агымнарын яңадан бүлү һәм “Кузнецов затоны” һәм “Яшел чаукалык” микрорайоннарының транспорт белән бәйләнешен тәэмин итү өчен кирәк.
Эшләрнең тулы күләмен агымдагы елның август ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Аркалы күпер буенча транспорт хәрәкәтен ел ахырында ачу планлаштырыла, әмма барлык эшләр 2025 елның өченче кварталында контракт нигезендә тәмамланачак.
Шушы көннәрдә Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин үзенең социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстандагы эшләр турында да язды.
“Кичә мин “җирдән” мөһим объектлар төзелешенең ничек баруын карадым, ә бүген — кош очышы биеклегеннән. Уфадан “М-5” федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлы сөендерде. Объект катлаулы һәм уникаль.
“Көньяк капка”ның ничек төзелгәнен дә карадым. Быел Пугачев һәм генерал Рыленко урамнары буйлап хәрәкәт ачу планлаштырыла. Шулай ук, быел Уфада Агыйдел аша күпердә эшләр тәмамланачак”, — дип язды Марат Хөснуллин.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, мондый юллар төзү республиканың транспорт-логистика потенциалын үстерүдә, заманча транспорт инфраструктурасы, яңа эш урыннары һәм уңайлы инвестицион мохит булдыруда зур әһәмияткә ия.
Шул ук вакытта...
Уфада Шакша күперенең уң ягыннан хәрәкәт ачылды, сул ягында капиталь ремонт дәвам итә. Күпернең икенче өлешен октябрь-ноябрьдә ябу планлаштырылган. Чикләүләр күпернең ике өлешендәге эретеп ябыштыру эшләрен башкару өчен кирәк. Күпердә хәрәкәтне тулысынча ачу 2024 ел ахырында планлаштырыла. Капиталь ремонтка 2 миллиард сум сарыф ителә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.