+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 август 2024, 09:14

Артыкка китте...

Яңгырлар дәвам итә һәм фараз буенча тагын атна буе явачак.

Артыкка китте...Артыкка китте...
Артыкка китте...

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе контролендә Уфаның Дим районында «Казарез» һәм «Альбатрос» бакчаларына керү юлы һәм Бөрҗән районында Морадым авылына кергәндә тау массасының ишелүе белән бәйле 2 вәзгыять кала.

Уфада урында халыкны йөртүне оештыру өчен Гражданнар яклавы идарәсе хезмәткәрләре кизү тора. Морадым — Иске Собхангол авыллары автомобиль юлы 5 августта 9:00 сәгатьтә тулысынча ачык, юл өслеген ныгыту дәвам итә. Халыктан шикаятьләр килмәгән.

Стәрлетамак районындагы «Акчарлак» балаларны савыктыру лагерена юлны судан арындыру сәбәпле, хәл контрольдән алынды.

Сусаклагычларда елгалар тигезлеген һәм су агызылуын даими мониторинглау дәвам итә. Нөгеш һәм Йомагуҗа сусаклагычларында коеп яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су аз гына арткан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас