+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 август 2024, 10:50

Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтелә

Быел Башкортстанның кече һәм урта бизнесына дәүләт ярдәме 1 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтеләКече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтелә
Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтелә


Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәсендә республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.
Шулардан гомумдәүләт проекты кысаларында 445 миллион сумнан артык акча бүленә. Бу акчалардан социаль эшкуарларга грантлар биреләчәк, һәм агымдагы елда грантлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле эшчәнлекләре булган эшкуарларга юнәлтеләчәк.

Хәзер Башкортстанда 578 социаль эшкуар эшли, республика Русия буенча Мәскәү өлкәсеннән кала икенче урында.

"Безнең социаль эшкуарлыкны үстерү тәҗрибәсе бөтенрусия дәрәҗәсендә югары бәяләнде. Июнь аенда республикада „Безнең киләчәк“ фондының федераль һәм төбәк киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен төбәкнең социаль предприятиеләре буенча матбугат туры узды. Моннан тыш, Благовещен районыннан шәхси эшкуар Әлфия Галиуллина „Благотур“ проекты белән „Минем яхшы бизнесым“ Бөтенрусия конкурсы призын алды", — дип билгеләп үтте министр.

Эшкуарлыкны үстерү буенча муниципаль программаларга быел 180 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 100 миллион сумы республика бюджетыннан. Дәүләт ярдәме нигездә инвестпроектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип ассызыклады Зөһрә Гордиенко.


Фото: bashinform.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас