+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 август 2024, 12:43

Никитаны күрмәдегезме?

Уфада 19 яшьлек Никита Филиппов югалган.

Никитаны күрмәдегезме?Никитаны күрмәдегезме?
Никитаны күрмәдегезме?

Егет 31 июльдә юкка чыккан, һәм әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел. "Лиза Алерт" эзләү отряды волонтерлары җәмәгатьчелеккә эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Волонтерлар мәгълүматларына караганда, Никита медицина ярдәменә мохтаҗ. Югалган кешенең билгеләре: буе 182 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре кара һәм күзләре яшел төстә. Югалган көнне аның өстендә көрән камуфляж кофта, кара футболка, көрән чалбар, кара кроссовкалар һәм кара каеш булган.

Никита Филипповның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да "Лиза Алерт" кайнар линиясе телефоннары 8(800)700-54-52 яки ашыгыч хезмәтләр номеры 112 аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас