+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август , 20:00

"Танып" СВОга ярдәм итә

«Танып» бальнеотерапевтик күппрофильле шифаханәсе СВО башыннан махсус хәрби операциядә катнашкан ирекле батальоннар һәм мобилизацияләнгәннәр өчен шешәләргә тутырылган су җибәрә.

"Танып" СВОга ярдәм итә
"Танып" СВОга ярдәм итә
Бу хакта шифаханә директоры Кашаф Ямалетдинов республика Хөкүмәтендә үткән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

– 2022 елдан без СВО ихтыяҗлары өчен шешәләргә салынган су рәвешендә гуманитар ярдәм җибәрәбез. 123 тонна эчәргә яраклы су җибәрдек инде, - диде Кашаф Ямалетдинов.

Шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм кысаларында шифаханәләрдә аларны реабилитацияләү программалары гамәлгә ашырыла.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров шифаханә җитәкчелегенә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре, шулай ук СВО уздыру зонасына шешәле су китергәннәре һәм башка гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: