+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 август 2024, 10:00

“Дәүләт хезмәтләре”ндә тавыш җирү участогын сайларга мөмкин

Башкортстан электрон рәвештә уңайлы тавыш бирү участогын сайлау турында гариза җибәрү мөмкинлеге булган төбәкләр исемлегенә керде. “Мобиль сайлаучы” сервисы “Дәүләт хезмәтләре” порталында урнаштырылган.

“Дәүләт хезмәтләре”ндә тавыш җирү участогын сайларга мөмкин“Дәүләт хезмәтләре”ндә тавыш җирү участогын сайларга мөмкин
“Дәүләт хезмәтләре”ндә тавыш җирү участогын сайларга мөмкин

Хезмәттән актив сайлау хокукына ия һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлгән Башкортстан халкы файдалана ала.

- Хезмәт сайлаучыга яшәү урынына бәйләнмәгән булырга һәм үзенә уңайлы урында тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кеше районда теркәлгән, ә Уфада яшәсә, аңа порталда иң якын сайлау участогын сайлап алу һәм сайлауларда катнашу уңайлы, - дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. - Портал үз мәгълүматларын тикшерергә һәм тавыш бирү көнендә үзе әле булган урынның адресын кертергә тәкъдим итәчәк.

“Дәүләт хезмәтләре”нә гаризаны тавыш бирүгә кадәр 3 көннән дә соңга калмыйча, ягъни 2024 елның 2 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 6, 7, 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстан Башлыгы сайлаулары узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас