+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 август 2024, 07:00

Вәзгыять контрольдә тотыла

Гадәттән тыш хәл буенча Башкортстан дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, республика сусаклагычларында һәм елгаларында су дәрәҗәсенең салмак кына кимүе күзәтелә.

Вәзгыять контрольдә тотылаВәзгыять контрольдә тотыла
Вәзгыять контрольдә тотыла


Су дәрәҗәсенең иң зур кимүе Агыйдел елгасының Дуслык монументы районында 40 сантиметрга җитә.

Благовещен районының Укман авылында Уфа елгасы буенда - 18 сантиметрга, Мәчетле районының Олы Устьикин авылында Әй елгасында - 17 сантиметрга,

Благовещен районының Ахлыстино авылында Караидел елгасында 11 сантиметрга кимегән.

Республика сусаклагычларын мониторинглау дәвам итә.

Вәзгыять контрольдә тотыла.

Фото: Телеграмм канал.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас