+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 август 2024, 11:25

Радий Хәбиров: "Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер!"

Башкортстан Республикасы Курск өлкәсеннән 34 бала кабул итте.

Радий Хәбиров: "Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер!"Радий Хәбиров: "Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер!"
Радий Хәбиров: "Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер!"


Кичә Дүртөйле районы шифаханәсенә һәм балаларны савыктыру лагерена 34 бала һәм 8 озатучы килде.
Кунакларны Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар каршы алды.
12 августта Башкортстан Республикасы Башлыгы Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Курск өлкәсендә зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер диде.
"Сез Курск өлкәсендә ниләр барганын барысын да күрәсез. Вәзгыять авыр. Без Курск өлкәсе җитәкчелеге белән элемтәгә чыктык. Мин башлыкка Курск өлкәсендә яшәүчеләрне, балаларны кабул итәргә әзер булуыбызны расладым. Бу - безнең төп бурычыбыз. Аларга бик авыр. Тагын бер кат әйтәм — без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас