Раушания Сабитова Уфа шәһәре янындагы Жилино авылында яши. Баймак кызының атка утыруына әллә ни күп вакыт та үтмәгән - ни бары өч ел чамасы. Шәхси эшкуар, инглиз теле укытучысы, менталь хисап буенча дәреслекләр алып барган Раушания өч ел элек ук ату белән шөгыльләнә башлый. Әмма аны ат өстендә ук ату күбрәк кызыксындыра. Куйган максатына ирешә ул. Быел кыш Ярославль шәһәрендә узган халыкара ярышларда атлы уктан атучы хатын-кыз җиңүче була.
- Атка утырсаң, аннан төшәрмен димә. 40 яшемдә атка утырдым, ук ату ярышларында төрле атларда йөрергә туры килде. Иң мөһиме – куркуыңны күрсәтмәскә. Ат - бик акыллы хайван. Бүген миңа бер яшьлек колын бүләк иттеләр, исемен Бүләк дип куштык. Аны махсус шушы атланып ук ату ярышлары өчен тәрбияләячәкбез. Әлегә ул кулдан ашый башлады, - дип белдерде Раушания Сабитова.
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” башкорт токымыннан I халыкара ат фестивале Баймак районында 2022 елның 29 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән үтте һәм шуннан бирле ел саен уздырыла. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык кәсепләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атларның санын арттыруга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Фото: башинформ.рф