5,8 км озынлыктагы яңа газүткәргеч 150 йортка газ үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Колыш халкы инде 100дән артык килешү төзегән, алар кысаларында челтәрләр 65 җир кишәрлеге чикләренә кадәр сузылган. Кулланучыларны газ белән тәэмин итү өчен авылда газ көйләү пункты монтажланган.
Бер үк вакытта Владимир Якушев, Радий Хәбиров һәм Сергей Густов Кабак авылыннан Колыш авылына кадәр 3,4 км озынлыктагы авылара газүткәргечне файдалануга тапшырдылар. Ул 2021-25 елларга Башкортстанны газ белән тәэмин итү һәм газ үткәрү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Шул ук көнне күптән көтелгән газ Авыргазы районының Новогуровка авылына да килде. Анда социаль нигездә газ үткәрү программасы кысаларында 2 км озынлыктагы эчке газүткәргеч төзегәннәр. Ул 43 йорт биләмәсен «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
“Бердәм Русия” партиясе Генераль советы Секретаре вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Якушев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, бөтен ил буенча социаль нигездә газ үткәрүгә 1,3 миллион гариза кабул ителгән. Газ челтәрләре 1 миллионнан артык җир кишәрлеге чикләренә кадәр сузылган.
- Ил буенча 616 мең йорт газ үткәрү кысаларында газ челтәрләренә тоташтырылган инде, - дип билгеләп үтте Владимир Якушев. - Башкортстанда газ үткәрүгә 62,8 мең гариза кабул ителгән, 45 меңнән артык йорт биләмәсендә газ тоташтырылган инде. Төбәктә газ торбасы салу һәм газ җиһазлары сатып алу өчен 100 мең сум күләмендәге компенсация Русия Президенты билгеләгән ташламаларга ия категориягә караган кешеләргә бирелә. Төбәктә 13 социаль обьект газга тоташтырылган.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, газүткәргечне эшләтеп җибәрү - республиканың "Газпром" белән берлектә кешеләр өчен иң мөһим бурычларның берсен хәл итү мисалы.
- "Газпром" белән җайга салынган эш нәтиҗәсендә Башкортстанда газ тәэминаты дәрәҗәсе - ил буенча иң югарыларның берсе. Төбәктә 3 меңнән артык торак пункт, 1,5 млн йортка һәм фатирга газ үткәрелгән, - диде Радий Хәбиров. - Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга аерым рәхмәт. Аның карары буенча ике зур программа кабул ителде. Газ үткәрү программасы буенча 2025 елга кадәр кечкенә торак пунктларга газүткәргечләр сузабыз. Ә Президент программасы буенча республиканың 45 мең йорт биләмәсенә газ килде. Катлаулы шартларга карамастан, без кешеләрнең проблемаларын хәл итү өстендә эшлибез. Һәм моны дәвам итәчәкбез.
«Газпром межрегионгаз» компаниясе генеральный директоры Сергей Густов шулай ук Башкортстанда газ үткәрүнең югары темпларын билгеләп үтте.
- Газ үткәрү һәм вакыты чикләнмәгән өстәмә рәвештә газ үткәрүнең бишьеллык программасы республиканың газ инфраструктурасын киңәйтергә мөмкинлек бирә, Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге икътисади һәм экологик чиста табигый ягулыктан файдалану мөмкинлеге ала, - диде Сергей Густов. - Бөтен ил буенча без инде 1 милионнан артык үтәлгән килешүне теркәдек. Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә социаль нигездә газ үткәрү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез.
Газүткәргечләрне эшләтеп җибәрү тантанасыннан соң, Владимир Якушев, Радий Хәбиров һәм Сергей Густов бүген өйләренә "зәңгәр ягулык" килгән Рәшидовлар гаиләсендә кунакта булдылар. Адилия Илфир кызы һәм Вячеслав Александрович ике баласы белән бергә Колыш авылына 2004 елда Ташкенттан күченеп кайтканнар.
Владимир Якушев һәм Радий Хәбиров шулай ук модульле фельдшер-акушерлык пункты эше белән таныштылар. Ул 2022 елда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" федераль проекты кысаларында ачылган.
Фото: bashinform.ru